Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Рәхмәтебез сезгә, укытучылар!

Укытучы — иң мөһим һәм зирәк һөнәр.

Укытучылар безне әйләнә-тирә дөнья белән таныштыралар, укырга-язарга, әдәпле, сабыр, тырыш, хезмәт сөючән булырга өйрәтәләр. Укытучы-һәр кеше тормышында иң мөһим кешеләрнең берсе.

Мөгаен, һәрберебезнең яраткан укытучысы бардыр. Минем өчен шундый укытучы – Хәбибуллина Сөмбел Габдулла кызы. Ул Әтәс топ гомуми белем бирү мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белемен укыта. Укытучым минем өчен һәр эштә үрнәк булып тора. Мине һәрвакыт аның үз-үзен тотышы, аралашу манерасы, акылы һәм аның дәресләр алып баруы гаҗәпләндерэ һәм сокландыра иде.

Укытучым үзенең педагогик карьерасын 1999 елның 1 сентябрендә, ул вакытта әле Әтәс урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлап жибэрэ. Шушы ук мәктәптә ул үзенең тормыш иптәшен — физик культура укытучысы Айдар Хәбибуллинны таба. Бүгенге көндә икесе дә ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгэн. Сөмбел Габдулла кызы шулай ук "Оста мөгаллим«грантында җиңүче булды.

Сөмбел Габдулла кызы еш кына укучының белеме укытучысыныкына караганда күбрәк булырга тиеш дип кабатлый иде.Җәмгыять шулай гына алга барачак бит. Һәм мин аның белән тулысынча килешәм.

Иншаны тәмамлап шуны әйтәсем килә: Үзем тугыз ел Әтәс мәктәбендә укыдым, Сөмбел Габдулла кызының шәкерте идем. Мин аңа биргән белеме, үз тәҗрибәсе белән уртаклашканы, игътибары һәм, ахыр чиктә, үз йөрәгенең бер өлешен бүләк иткәне өчен чын күңелдән рәхмәтлемен. Мин укытучым белән горурланам, чөнки ул минем тормышымда зур һәм җылы эз калдырды.

Ганиева Әдилә, 11 нче класс укучысы. Актаныш, Пучы.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев