Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Рәхмәт күктән яумый

Игелек җирдә ятмый дип, әти гел әйтеп тора. Мәчеткә дә үзе белән ияртеп, әйдәп тора.

Рәхмәт күктән яумый

Рәхмәт яусын өчен, улым,
Кылу кирәк игелек.
Йөрәгеңдә шәфкать булу
Кирәк, балам, иң элек. 
Йолдыз Шәрәпова

Игелек җирдә ятмый дип,
әти гел әйтеп тора.
Мәчеткә дә үзе белән
ияртеп, әйдәп тора. 

Кар көрибез — мәчеткә юл
һәрвакыт ачык булсын.
Намазга килгән бабайлар
шатланып дога кылсын.

Күрше-тирә әбиләрнең 
хәлләрен белешәбез. 
Рамазан җитсә, ифтарга
күчтәнәч өләшәбез.

Суыкта калган кошларга
ясыйбыз көздән оя.
Мәктәпкә барган юлымда
аңа җим сибеп куям.

Рәхмәт күктән яумый ла ул,
болыт булып та акмый.
Игелекле эштән ява
ул рәхмәт гомер-бакый.

Әскәр Җамалиев, Казан шәһәре Идел буе районының 186 нчы күп профильле лицееның 3И сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев