Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Рәхмәт, Әнием!

Уйламыйчарак әйткән сүзләрем, бераз борчыган чакларым булса — гафу ит!

Җирдә иң газиз, якын кеше — әнидер, мөгаен. Миңа да әнием бик кадерле. Ул бик акыллы, киң күңелле, әйбәт кеше. Аның сабырлыгына да хәйран калырлык. Ул укытучы булып эшли. Мәктәп эшләре бик күп булса да, әнием миңа дәресләремне эшләргә дә булыша. Мин сәламәт булып үссен өчен бассейнга, боз сараена алып барырга да вакыт таба. Әле бит тәмле-тәмле ризыклар пешереп куярга дә өлгерә!

Әнием мине һәр кичне назлап йоклата, ә иртән «улым» диеп сөеп уята. Нинди зур бәхет! 
Әйе, мин бәхетле. Улым киенде микән, өшеми микән, ашады микән дип кайгыртып торучы, әз генә соңарсам да, мине югалтып борчылучы Әнием бар! И, Әнием, ярый әле син бар!
Әниемнең ягымлы тавышын ишетү дә миңа шатлык китерә. Кулымнан килгәнчә аңа булышырга тырышам. 

Минем дә төрле чагым буладыр. Уйламыйчарак әйткән сүзләрем, бераз борчыган чакларым булса — гафу ит! Әнием, мин сине бик яратам! Ярый әле, янәшәмдә син бар! Сәламәт бул!
Әни булганда, яшәве рәхәт.

Рәхмәт, әнием, сиңа зур рәхмәт! 

Актаныш районы Аккүз мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Гарипов Камил.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев