Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Рәхмәт, әни, сиңа барысы өчен!

Актаныш районы Аккүз мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Мөхәмәтҗанова Нәркизә иҗат иткән шигырь.

Әнием
(Үзем иҗат иткән шигырь)
Тугыз ай буе көтеп алган ул, 
Йокысыз төннәрен кичергән. 
Аның кебек беркем борчылмый.
Әле ярый бар әни бу җирдә! 

Ул булмаса, мин дә булмас идем
Ул бит миңа биргән гомерне! 
Күпме ярату, күпме җылылык.
"Әни" дигән сүздә мәгънә күпме! 

Мин бурычлы әниемә гомер буе,
Безнең өчен куя ул бар көчен. 
"Кызларым" дип тырышып яшәдең, 
Рәхмәт, әни, сиңа барысы өчен!

Актаныш районы Аккүз мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Мөхәмәтҗанова Нәркизә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев