Рәхим ит, кыш!
Укучылар иҗаты

Рәхим ит, кыш!

42нче мәктәпнең 3 нче сыйныф укучысы Вәлиева Ильвина шигырьләре.

              Рәхим ит, кыш!
Бүген кышның тәүге көне,
Урамда салкын һава.
Бөтерелеп уйный-уйный
Ак мамыктай кар ява.
   Ялтырый ут яктысында,
   Җемелди йолдыз кебек.
   Кулга алсаң, кар бөртеге
   Шунда ук бетә эреп.
Кыш әле яңа башлана,
Ул өч ай кунак булыр.
Кар-бураннары белән
Бар дөньяны тутырыр.
   
            Шаянкай.
Әби-бабайга кунакка
Без авылга кайтканда,
Юлыбызга куян чыкты,
Әй чаба соң, әй чаба.
   Туннарын да алыштырган,
   Ап-ак  булган ул хәзер.
   Аяклары шундый җитез,
   Озак чабарга әзер.
Сикерде дә юл читенә
Качты озын колаккай.
Шаянкайның артларыннан
Уйнап калды буранкай!
                       Вәлеева Ильвина,  42нче мәктәпнең 3 нче сыйныф укучысы.
 


Нет комментариев