Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Рәхим ит, куянкай!

Чаллы шәһәре 42нче мәктәпнең 4нче сыйныф укучысы Әдилә Нигъмәтуллина Яңа ел турындагы шигырен тәкъдим итә.

Юлбарыс елы китә,

Куянкай рәхим итә.

Һәр кеше куян елында

Яхшы хәбәрләр көтә.

   Илебез аяз булсын,

   Гел кояш көлеп торсын!

   Күктән начарлык түгел,

   Ап-ак йомшак кар яусын!

Куян, син җитез, өлгер,

Илгә тынычлык китер!

Көлеп торсын бәбиләр,

Тыныч булсын әниләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев