Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Ралинәнең балачак маҗарасы

Ралинә кечкенәдән тиктормас булды, балачагы да кызыклы хәлләргә бик бай иде. Ни генә булмады, нинди генә маҗараларга очрамады ул!

Ралинә кечкенәдән тиктормас булды, балачагы да кызыклы хәлләргә бик бай 
иде. Ни генә булмады, нинди генә маҗараларга очрамады ул!
Бервакыт  кызның әти-әнисе шәһәргә җыендылар. Ничек кенә аны да 
үзләре белән алсыннар дип үтенсә дә, үпкәләп  караса да, әтисе: «Юк булгач, 
юк инде! Икенче тапкыр барырсың!» - дип кырт кисте. Икенче тапкыр 
мондый мөмкинлек тагын кайчан гына булачак?! Ләкин аңламадылар шул 
аны. Шулвакыт бер бик яхшы фикер килде Ралинәгә: әтисе күрмәгәндә, 
машинаның арттагы утыргычлар артында качып калырга. Алай барып 
кайтырга да риза, ул шәһәрне машина тәрәзәсеннән булса да күрә алыр иде. 
Әти-әнисе ашыга-ашыга җыенганда, ул шыпырт кына машинага керде дә 
утыргычлар артына качты. Әтисе дә, әнисе дә аны күрми калдылар, һәм 
машина кузгалды. Юлда кызның күзләре йомыла башлады, ул йокыга китте.
Йортта Ралинәнең әбисе калган иде. Башта ул оныгын йоклый дип уйлады, 
аннары уятырга дип бүлмәсенә керсә, аның юклыгын күреп, исе-акылы 
китте. Тиз генә әти-әниләренә шалтыратты.
Әби оныгын кайдан гына эзләмәде. Күршеләрдә дә, дусларында да юк бит.  
Борчылудан нишләргә дә белмичә йөрде ул. Ралинәнең югалганын аңлагач, 
ут йотты аның әти-әнисе.
Алар кире борылып кайтырга булдылар. 
Кинәт алар артында  бала ыңгырашуы  ишетелеп китте. Борылып карасалар, 
югалган Ралинә рәхәтләнеп машина идәнендә йоклап ята иде. Әти-әнисе, бер 
сүз дә әйтмичә, бер-берсенә карашып алдылар да кайтыр юлларын дәвам 
иттеләр.
Өйгә кайткач кына уянды кыз: әбисе аны елап каршы алды  һәм ныклап 
кочаклады.
Балалары табылу шатлыгыннан әрләмәделәр дә аны әни-әнисе, тик  бу хәл 
беркайчан да кабатланмады.

Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы 
Вәлиәхмәтова Дилбәр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев