Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Песиебез югалды

Песиебез югалды, күрмәдеме берегез?

Песиебез югалды,
Күрмәдеме берегез?
Әгәр таба күрсәгез,
Зинһар, миңа бирегез.
Әле ул бик кечкенә,
Өйгә дә кайта белми.
Дуслары да юк аның,
Ул бит минем бик нәни.
– Пес-пес, – димен, кайда син?
Кайт инде, дустым, тизрәк.
Синсез миңа күңелсез,
Ямансу өйдә бигрәк.
Эзли-эзли арып беттем, 
Керим әле бүлмәмә.
Ә песием йоклап ята –
Минем йомшак мендәрдә.

Шәйхеразиева Зилия, Актаныш районы Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев