Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Песи монологы

Тиздән сезнең белән дә аерылырмын инде. Мәче күңеле шулай сизә...

Үзем мин - гап-гади мәче.  Кечкенә вакытымны  бик яхшы хәтерлим. Без, йомры-йомшак песи балалары, өчебез бергә әниебезнең куенында ятып, аның тәмле сөтен имеп, шактый вакыт кайгы-хәсрәтсез яшәдек. Йорт хуҗалары да әйбәтләр иде. Әниебез дә тырыш, тычканнар тота, безнең белән уйный иде. Әз генә үсә төшкәч, әниебез алып кайткан тычкан балалары белән башта уйнап, аннары алар хәлдән тайгач, тәмләп ашый идек. Кызганычка каршы, бу көннәр бик тиз үтеп киттеләр. Мине яңа хуҗаларга биреп җибәрделәр. Әнидән аерылгач, әлбәттә, бик ямансу булды, әмма яңа хуҗаларым миңа күңелсезләнергә ирек бирмәделәр. 
Яңа хуҗабикәм  миңа иртә белән - сөт,  көндезен - төрле-төрле тәмлүшкәләр, ит кисәкләре, кичен тагын яңа сауган сөт бирә. Аның кызлары минем белән чиратлашып уйныйлар. Миңа үземә генә патша сараендагыдай бүлмә дә ясадылар. Мин анда үземне, чыннан да, песиләр дөньясындагы патшабикә кебек хис итә идем. Гомумән, бала-чагым күңелле үтте. 
Үсә төшкәч, мин үз тирәбездән әйләнеп кайта идем. Урамдагы күрше песиләре белән аралашып, кайвакыт алар тәлинкәсендәге ризыклардан да авыз иткәләдем. Озакламый мин тирә-якны ятлап бетердем, “егетләрем” дә күбәйде. 
Хуҗабикәмнең әнисе шушы авылда яшәгәнлектән, ул аның хәлен белергә төшкәли иде. Мин дә аңа иярәм, ә берсендә мин хуҗабикәнең кайтып киткәнен сизми калганмын. Караңгылана башлап, тамагым да бик каты ачкач, килгән юлны искә төшереп, өйгә кайтып җиттем. Бу минем кечкенә генә үзенә күрә бер сәяхәтем һәм җиңүем иде. Бу сәяхәтләр, билгеле, эзсез калмады – мин кечкенә генә, йомры гына, йомшак кына бәләкәчләр алып кайттым. Үзем дә әни булып, аларны имездем, иркәләдем, назладым.
Балаларым үземә охшаганнар: күзләре яшел-зәңгәр; йоннары йошмак, калын. Алар бик хәрәкәтчән, миңа ял итәргә дә ирек бирмәделәр, урамга чыккач, аннан алып керә алмыйча арып бетә идем. 
Балаларым  үсә торды, аларны хуҗабикәм урнаштыра барды. Ә мин аларны алып кайта тордым. Берсендә 5 песи алып кайттым. Шул вакытта үзем дә авырып киткән идем, хуҗалар берсен - күршеләргә, икенчесен - хуҗабикәнең әнисенә, өченчесен шәһәргә җибәрделәр. Әлбәттә, балаларымнан аерылу бик авыр була иде. Нишлисең, мәчеләрнең язмышы шундый. Биреп җибәрәләр, бүләк итәләр... 
Хәзерге вакытта нәниләрем икәү. Бер кыз һәм бер малай песи. Алар әкренләп үсәләр. Улым үземә охшаган, бик хәрәкәтчән. Кызым минем янымда сырпаланырга ярата. Әнисенең назыннан нишләргә дә белми. Малай туганыннан көнләшә, ул минем яныма килә башласа, идәнгә ятып ауный, нечкә тавышлары белән мияулый. Бер-берсе белән тырмашып сугышалар, әүмәкләшәләр, аннары арып, минем куенымда йокыга да китәләр. Тиздән сезнең белән дә аерылырмын инде. Мәче күңеле шулай сизә...

Мингарипова Әдилә – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 
11 нче  сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев