Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Өзелде...

Камилә Әхмәдиева шигырьләре.

Өзелде...

Нәрсә языйм икән сиңа бүген?
Ниләр сөйлим сиңа кабаттан?
Һәркөн юллыйм хатым жилләр белән,
Озатып калам күзләп гел арттан.

Вәгъдәләрең тугры булмагандыр,
Сөюең дә тартым ялганга.
Миндә генә шундый уйлар микән,
Бер терәксез ятим калганга?

Жилләр уйный миндә,синсез менә
Йөз дә алты таңым атылды.
Еллар буе кеше итеп йөргән
Сөю машинасы ватылды.

Җиткермәмен уй-хисләрем сиңа,
Көйләмәмен моңлы жырларым.
Өзеп киттең бүген төшкә килеп,
Өмет хисен үргән кылларым...


Көнләшмә

Ул көнләшә миннән. Көнләшерлек
Әллә нәрсәм юк та шикелле.
Ул көнләшә миннән,ә мин аңа
Елмаюым бирәм сөйкемле.

Ул көнләшә миннән. ни эшләтим?
Күзен бәйлим,колагын каплыйммы?
Ул көнләшә миннән. ниләр күрим?
Күзем йомып, алга атлыйммы?

Нык көнләшә. Иртән,кичен күзли
Урамнардан мине эзли ул.
Көнләшә. тик күңел түтәлемнән
Гөлләремне әлегә өзми ул. 

Көнләшмә,дус. Мин үзем дә синнән
Бер бөртек тә артык түгелмен.
Көнләшмә,дус. Шул чагында синдә
Яхшы кеше йөзен күрермен.

Чәчәк ат, син. күңелеңне йомшарт,
Көнләшүең жанда калмасын.
Чәчәк ат, син. Яшә бәхет белән
Башкаларга хөсет салмачы.

Камилә Әхмәдиева — Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев