Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Оятка калдым...

Минем исемем Айсылу, миңа унөч яшь, быел мин 7 сыйныфка бардым һәм минем белән шундый кызык хәл булды.

Минем исемем Айсылу, миңа унөч яшь, быел мин 7 сыйныфка бардым һәм минем белән шундый кызык хәл булды.

Хәзер мин сезгә барысын да яхшылап сөйлим. Бу бик гади көн иде, әни мине уяткач, беренче сентябрь икәненә төшендем. Әни минем өчен матур күлмәк һәм ак бантиклар әзерләп куйган иде. Күрше апа да беренче сентябрь дип, чәчәкләр бирде. Шулай итеп, күрше кызы Дилбәр белән мәктәпкә киттек. Менеп җиткәч, укытучы апа безне яңа кыз белән таныштырды. Сыйныфка керсәм, һәр кеше үзгәргән.

Динә каникулга киткәндә, сыйныфта иң кечкенә буйлысы иде, ә хәзер ул иң озыны. Илдус та каникулга киткәндә, оялчан гына малай иде, ә хәзер аны туктатып булмый: сөйләшепме-сөйләшә. Бер мин генә үзгәрмәгән. Хәтта техничка Гөлия апа да чәчен буяткан.

Беренче сентябрь үтеп китте. Өйгә кайткач, әти-әни, сеңлем белән төшке ашны ашадым да ял итеп алырга булдым. Үзем дә сизмәстән йоклап киткәнмен. Төшемдә минем яныма фея килде.

— Айсылу, син бик яхшы кыз, шуңа мин сиңа могҗиза ясый торган ручка бүләк итәм, тик ул яхшы гамәлләр башкарсаң гына эшли, яманлык эшләсәң, оятка калдыра, - диде. Йокыдан уянгач, мин бар ручкамны тикшереп карарга булдым, тик пеналымны таба алмадым.

Мәктәпкә менеп җиткәч кенә, парта өстендә пеналымны күреп алдым. Пеналымны ачып, бер ручкамны алган идем, ул миннән «кычкырып» көләргә тотынды. Шулай итеп, мин беренче сынауда ук оттырдым, оятка калдым.

Аннары тарих дәресендә җавап бирә алмыйча басып тордым, рус теленнән сүзлек диктантын «2» легә яздым... Бер көндә генә булган начар гамәлләрем дә сихерле ручкадан колак кагарга җитәрлек иде.

Рамилә Гарипова — Күгәрчен урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев