Өч сүз
Укучылар иҗаты

Өч сүз

Дөньяда мин яраткан сүз буладыр бары өч...

Дөньяда мин яраткан
Сүз буладыр бары өч.
Янадыр ул ялкын кебек,
Бардыр анда дәрт һәм көч.
Мин яраткан сүзләрнең
Беренчесе — «әнием».
Иркәлидер һәрвакыт:
«Минем», — диеп, — «нәнием».
Мин яраткан сүзләрнең 
Икенчесе — «әтием».
Әтиемнең әйбәтлеген
Ничек кенә әйти(е)м.
Мин яраткан тагын бер сүз
Ул булыр «укытучым».
Ни сорасаң, җавап бирә,
Зурдыр аңа бурычым.

Зиннәтова Хәят Фәннүр кызы, «Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексының 5 нче сыйныф укучысы.

Укытучысы — Тимофеева Татьяна Вячеслав кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


Нет комментариев