Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Өч пар канат

Канатларым өч пар иде әле, бер парны мин мәңге югалттым... Камилә Әхмәдиева шигыре.

Бар иде бер йомшак зур башмагым,
Зур булса да, үзе тар иде.
Бүләк итте аны үз әбием,
Ул чагында алар пар иде.

Барысы да ансат иде анда,
Артыгына эчем пошмады.
Тик сынды шул инде бер канаты,
Ялгыз канат парсыз очмады.

«Кистеләрме?» дисез, кисмәделәр!
Йөрәгемнән өзеп алдылар,
Әби-бабам — газиз кешеләрем.

Канатларым өч пар иде әле,
Бер парны мин мәңге югалттым.
Икенчесе парсыз, ялгыз калды,
Авыр чакта ансын юаттым.

Ике парның берсе ялгыз инде,
Әбекәем сыңар канатлы.
Әти-әни канатлары һәрчак
Булсын иде тигез вә парлы.

Үземнеке кебек саклап йөртәм,
Гомерлеккә булсын дип парлы,
Канатлары сынган кешеләрнең,
Йөрәге китек, гомере бик ярлы.

Камилә Әхмәдиева — Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 11 нче
сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев