Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Мусаны онытмыйбыз

15нче февральдә каһарман шагыйребез Муса Җәлилнең (1906-1944) туган көне. Шагыйрьгә багышлап 31нче мәктәпнең 8нче Б сыйныфы укучысы Салихҗанова Алсу язган шигырьне тәкъдим итәбез.

Җәлил иҗатын бүген дә
Тырышып өйрәнәбез.
Мусага булган хөрмәтне
Без шулай күрсәтәбез.

Исәнме, Муса абый, дип. 
Без кабат  сәламлибез.
Үлмәс  даны илгә кайтса 
Кабере аның билгесез.

“Моабит дәфтәрләре” аның
Төрле илдә танылган.
Әсирлектә язган иҗаты 
Халык күңелендә калган.

Җәлилне Алман илендә, 
Җәзалап үтерәләр.
Үзе үлсә, калган җырын,
Балалар  өйрәнәләр.

Хөрмәтләп Муса абыйны
Шәһәрдә һәйкәл куелган.
Герой-шагыйрь исеме белән 
Бик күп илдә дан алган.
Чаллы, 31 мәктәпнең 8бсыйныфы укучысы Салихҗанова Алсу
Укытучысы: Гыйззәтуллина Кафия Мөбәрәкша кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев