Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Муса Җәлил эзеннән

Муса исемен халык Яратып искә ала. Һәр буын йөрәгендә ул Моңлы җыр булып кала.

Оренбург  өлкәсенең
Мостафа авылында.
Муса исемле бала туган
Герой шагыйрь булырга.


Ул ялкынлы шигырьләрен
Унөч яшеннән язган.
Азатлык өчен көрәштә 
Тез чүкмәүче зат булган.

Ватан сугышы башлангач
Үзе сугышка киткән. 
Чолганышта калып ул
Әсирлеккә  бит төшкән.

Моабит төрмәсенә аны
Тоткынлыкка ябалар. 
Иптәшләре белән үлемне
Ирләрчә каршы  алалар.


Лагерь тормышы башлангач
Ул көрәшне туктатмый.
Яшерен оешма оештырып
Иптәшләрен ул саклый.

Әсирлектә аның теләге
Тоткынлыктан качу.
Ышанычлы дуслар белән
Партизаннарга кушылу.
 
Хыянәтче аның серен
Фашистка хәбәр итә.
Берлин төрмәсендә ятып 
Җәлилчеләр үлем көтә.

Иленә тугры шагыйрь
Рухи ныклык күрсәтә. 
Үлем җәзасы көткәндә дә
Иҗатын дәвам итә.

Нәфрәт белән шигырь язып
Кечкенә дәфтәргә терки.
Шигыре белән көрәшеп
Иленә тап төшерми.

Әсирлектәге шигырьләр
Бөтен дөньяга билгеле.
Бу шигырьләр җыентыгы
“Моабит дәфтәрләре” иде.

Дошман  ялкынлы җырларны
Һич юк итә алмады.
Муса Герой исеме белән 
Бөтен дөньяга танылды.

Үләр алдыннан Муса
Коръән тотып хушлаша.
Аның үлемсез иҗаты
Илгә җыр булып кайта.

Муса исемен халык
Яратып  искә ала.
Һәр буын йөрәгендә ул
Моңлы җыр булып кала. 
Чаллы, 31 мәктәпнең 9а сыйныфы укучысы Хаҗиев Алмаз.
Укытучысы: Гыйззәтуллина Кафия Мөбәрәкша кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев