Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Моңсу көз

Чаллы шәһәренең 14 нче гимназиясе укучылары иҗаты. Җитәкчеләре – Хафизова Ләйсән Мирзаян кызы

Моңсу көз.
Сукмакларга көз патшасы
Алтын келәмен җәйгән,
Юл буендагы каеннар
Сары күлмәген кигән.
Күчмә кошлар, тезелешеп,
Җылы якка юнәлгән.
Саубуллашу җырлары 
Сагыш белән үрелгән.
Күк йөзенә соры болыт
Катлам-катлам эленгән,
Кояш та, иренеп кенә,
Сирәк чыга өеннән.
Әллә нинди моңсу көйләр
Ташып чыга күңелдән...
Аерыласы килми әле
Тиз генә җылы җәйдән.
Хаҗиева Ләйлә, 8 нче “а” сыйныфы укучысы.


Керпе дус.
Җәен ишегалдыбызга
Ияләште бер керпе.
Килгән саен сыйлап тордык,
Мул салдык тәмле сөтне.
Еланнардан саклап тора
Ул безнең өебезне.
Гел яратып көтеп торгач,
Үз итте үзебезне.
Бер көн безгә балаларын
Кунакка алып килде,
Матур, нәни йомгаклар
Безне бик сөендерде.
Җәй буена бу кунаклар
Безгә еш килеп йөрде.
Әниләре нәниләрен
Зур үстереп бетерде.
Кышка әзерләнәләрдер,
Күренмиләр көз көне.
Без, дусларын, сагынып
Кайтыр алар яз көне. 
Гобәйдуллина Дилә, 7 нче “г” сыйныфы укучысы


Кабак
Язын бергә әби белән
Утырткан идек кабак.
Җәен көн дә сулар сибеп,
Үстердек аны карап.
Шундый зур һәм матур булып
Үсте ул, күрсәң, харап!
Үткән чакта кызыгып
Китәләр аңа карап.
Беркөн әбием бәлешкә
Кабакны салды турап.
Телеңне йотарлык булды:
Туеп булмый һич ашап.
Гайнанова Диана, 8 нче “а” сыйныфы укучысы.
Көз бәйрәме
Туган ягыбызга кабат
Алтын-сары көз килде.
Басу-кырларыбыз безгә
Мул итеп уңыш бирде.
Бакчаларда җиләк-җимеш,
Яшелчәләр өлгерде.
Өстәлләргә тәмле-тәмле
Бай ризыклар тезелде.
Сукмакларга агачлардан
Сары тәңкә түгелде.
Яфрак тулы көзге көннәр
Бәйрәмгә әверелде.
Исрафилова Әдилә, 7 нче “г” сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев