Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Моңның көче

Моң аркасында да җир йөзендә изге күңелле кешеләр арта икән бит.

Борын заманда түгел, менә безнең көннәрдә кара урман уртасында яшәгән ди бер ташландык өйдә яхшылыкны, яктылыкны яратмаучы явыз кеше. Ул үзен урман хуҗасы дип йөрткән. Ул урманга килгән кешеләрне юлдан яздыра торган булган. Аның начар даны еракларга таралган, ди.
Көннәрдән бер көнне шушы  урманга балалар гөмбә җыярга килгәннәр. Урманның матурлыгына, кошларның тавышына соклана-соклана, гөмбә эзли- эзли, сукмактан шактый эчкә кереп киткәннәрен сизми дә калганнар. Йөри торгач, теге урман хуҗасының өенә килеп җиткәннәр. Алар үзләре белән телефон да алган булганнар. 
Урман хуҗасы аларны сазлыкка батырырга хыялланып утырганда, бер малай телефонында музыка кабызып җибәргән. Шул матур җыр явыз кешенең 
йөрәген эреткән, ди. Аның хәтта кешеләргә әйбәт эшләр генә эшлисе килә башлаган. Ул балаларга чыга торган сукмакны күрсәткән. Малай сөенеченнән үзенең телефонын урман хуҗасына бүләк итеп калдырган. Моң аркасында да җир йөзендә  изге күңелле кешеләр арта икән бит.

Сәхәбетдинов Инсаф – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең  
9 нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев