Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Могҗизалы бәхет кошы яши әкият илендә...

Укучыларыбызның матур шигырьләре.

Каникул беткән...

Каникул саен 
Кайтам авылга.
Бабаем белән 
Балык тотарга.

Балыктан кайткач, 
Җайлап утырам
Абыем белән 
Китап укырга. 

Китап укыгач,
Өстәл артында
Ашыйбыз ботка, 
Балык ашы да.

Ашлар ашагач, 
Чыгам урамга, 
Керәм сарайга 
Маллар карарга.

Маллар карагач, 
Суны мунчага 
Әтием белән 
Булдык ташырга.

Мунчалар керү 
Бигрәк ардыра!
Шуңа, юынгач, 
Яттык йокларга.

Шулай көннәрем
Тиз үтеп киткән.
Күрми калганмын — 
Каникул беткән!
Закир Сираев, «Адымнар-Чаллы» гимназиясе, 4Д сыйныфы.

Тылсымга чум!

Хәзер шундый замана — 
Һәркем телефоннарда.
Ә менә мин, дуслар, сезгә 
Тәкъдим итәм укырга.

Китап белем бирә сиңа,
Яңа уйлар, яңа сүзләр.
Син акыллы булсын өчен,
Тырыша язучылар.

Китаплар — бик кызыклы,
Тылсымга чум хәзер үк!
Теләсә нинди сорау бир,
Аларның һич сере юк!
Ильяс Сираев, «Адымнар-Чаллы» гимназиясе, 6нчы сыйныф. 

Их, бу аллергия...
Ямьле яз җитте,
Кошлар кайттылар.
Агачлар шаулап
Яфрак ярдылар.

Ә мин интегәм
Аллергиядән.
Төчкерәм һаман,
Күзләр шешенгән.

Борыннан ага,
Ага күздән дә.
Бу бимазага
Ничек түзәргә?
Кира Асанова, Актаныш районы, Теләкәй мәктәбе, 2нче сыйныф. 

Бәлеш салам

Әбием өйрәтеп тора,
Мин бүген камыр басам.
Әти-әни эштә чакта
Бәлеш салыйм, ичмасам.

Бәрәңгесен әрчеп куйдым,
Салдым итен, суганын.
Тоз, борычын өстәп салдым,
Артык ни кирәк тагын?

Хәзер бәлеш ясый башлыйм,
Таба майлап куям да.
Миннән оста пешекче юк,
Әби янда булганда.

Матур итеп сөйли әби
Бәлеш салу серләрен.
«Өйрәнү, — ди, — берни түгел,
Булса әгәр теләгең».

Бигрәк тәмле булды инде
Үзем пешергән бәлеш.
Башкарырга һәрбер эшне,
Теләк булырга тиеш!

Бәхет кошы

Әкияти дөньядагы
Бәхет кошын эзли кеше.
Тотса әгәр андый кошны,
Уңай булыр һәрбер эше.

Хыяллары чынга ашар,
Теләкләре кабул булыр.
Күңелендә йөрткән хыял
Тиз алдында пәйда булыр.

Могҗизалы бәхет кошы
Яши әкият илендә...
Юк. Чынлыкта, бәхет үзе — 
Һәр кеше күңелендә.

Адилә Фәрхуллина, Мамадыш шәһәре, 2нче лицей, 8Б сыйныфы укучысы. 

Челтәр шәлле каеннар

Челтәр шәлле каеннар
Яр буенда серләшә.
Каеннардан тал-тирәкләр
Чынлап, ахры, көнләшә.

Челтәр шәлле каеннар
Тирбәләләр җилләрдә.
Иминлек теләп дөньяга,
Исә хәтта җилләр дә.

Челтәр шәлле каеннарны
Һәркайсы үз итәләр.
Ә каеннар яшь парларны
Су буенда көтәләр.
Руфил Нургалиев, Актаныш районы, Татар Ямалысы мәктәбе, 6нчы сыйныф. 

Туган илдә

Безнең ил — 
Матур җир.
Илебез бик зур,
Җиребез бик мул.

Киң кырлары, болыннары,
Мәңге яшел урманнары.
Саф сулы чишмәләре — 
Син дә килеп күр әле.

Безнең ил —
Гүзәл җир.
Илебез матур,
Халкыбыз батыр.

Тынычлык телим илгә,
Байлык телим җиремә.
Бәхетле булсын һәркем
Тик туган илләрендә.
Иделия Камалова, Саба районы, Олы Кибәче урта мәктәбе, 2нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев