Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Могҗиза эзләдем...

Әкрен генә ишек ярыгыннан карадым да шаккаттым...

Мин, нишләптер, һәр нәрсәдән могҗиза эзлим. Аларны хыялымда ничек күзаллыйм, чынлыкта да шундый итеп күрергә телим.

Менә беркөнне әни янына китапханәгә барган идем, мин ниндидер тавышлар ишеттем. Әкрен генә ишек ярыгыннан карадым да шаккаттым. Анда һәр китап шкафтан шкафка сикерә, ә әкиятләре китаптан чыгып бииләр иде. Әни берни әйтмичә, күрмәгән булып, нәрсәдер яза.

Менә бераздан әни янына Кәҗә белән Сарык килде. Кулларында капчык, ә капчыкта бер баш. Менә алар янына Су анасы килде дә еламсырап:. 
— Кичә минем турыда язылган китапны Илдус өенә алып кайтты, кайтты да битемне ертты, сызгалады һәм бозды.
— Әйе, мин дә шунда идем, күрдем барысын, ник ул шулай эшләде соң? 
— Ул бит безне яратмый, — диде Шүрәле.
— Туктагыз, туктагыз, – диде әни, – сезне Илдус шундый хәлгә китердемени? Ул бит бик яхшы малай, олыларны олылый, кечкенәләрне рәнҗетми. 
— Ә ул безне яратмады. 
— Ярар, мин аның белән сөйләшермен. Мин сезне бик яратам, килегез монда мин сезне тәртипкә китерәм, ябыштырам...

Шул вакытта мин әни янына кердем, керсәм, бар әйбер элеккечә. Бернинди могҗиза да юк, әйтерсең, берни дә булмаган. Тукай китапларын укып, үзем генә могҗиза эзләп йөрдем, ахры...

Рамилә Гарипова, Күгәрчен урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев