Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Мәктәп ул – мәктәп инде...

Мәктәптә рәхәт инде...

Мәктәп ул – мәктәп инде,

Мәктәптә рәхәт инде.

Кызыклы дәресләренә

Апама рәхмәт инде.

 

Логиканы үстерәбез,

Тапкырлыйбыз, бүләбез.

Рәсемгә әкият уйлап,

Шырык-шырык көләбез.

 

Картинага карап сөйләп,

Сөйләм телебез үсә.

Апабызның мимикасы

Яратып безгә күчә.

 

Мактап куя эш күрсәтсәң,

Килеп, башлардан сөя.

Баш бик эшләп җитмәгәндә,

Әнидәй янып көя.

 

Хәрәкәт дәресләрен дә

Бик сагынып көтәбез.

Бала чакның иң самими

Сер йомгагын сүтәбез.

 

Сәламәтлек телим һәрчак

Мөгаллим апабызга.

Вирус эләктерми генә

Укыйкчы барчабыз да.

 

Мәктәп ул – мәктәп инде, дип,

Җаваплылык тоябыз.

Тәртипсезлек, шаянлыкка

Шулай нокта куябыз!


Исламия Галиуллина, Актаныш районы, Татар Суыксуы урта мәктәбе, 3нче сыйныф.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев