Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Минем тугры дустым

Бер җәйге матур иртәдә, ишек алдында уйнап йөргәндә, кемнеңдер ачынып елаган тавышын ишеттем.

Бер җәйге матур иртәдә, ишек алдында уйнап йөргәндә, кемнеңдер ачынып елаган тавышын ишеттем. Як-ягыма карандым. Беркем дә юк, ә елаган тавыш һаман да ишетелә. Мин тавыш буенча барсам, бакчада үскән печәннәр арасында бер бик матур, кечкенә генә песи баласын күрдем.

Ул шундый курыккан, ачыккан иде. Мин аны кулыма алырга теләдем, ләкин песи баласы бик курыкты. Йоннарын кабартып, ысылдап алды. Тиз генә өйгә йөгереп кердем дә, әнидән җылы сөт белән йомшак ипи сорадым. Әни биргән ашамлыкны куркып кына песи баласы алдына суздым. Ул шундый ачыккан иде, тиз-тиз генә ашый башлады. Мин аны акрын гына, сыйпадым, иркәләдем.

Көн дә шулай мәче баласына ашау бирә башлагач, ул миңа ияләште. Мин аңа Мырауҗан дип исем куштым. Мырауҗан минем якын дустыма әйләнде. Гел минем янымда мыраулап йөри, без бергәләп уйныйбыз, шаярабыз. Берәр тычкан тотса, мактанып мина күрсәтә. Мин Мырауҗанны мактап сыйпыйм, горурлануымны әйтәм. Безгә песием белән икебезгә бик рәхәт.

Айгөл Фаррахова, Әгерҗе районының Девәтернә авылы, 3нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев