Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Минем тату гаиләм

Мин үземнең гаиләмне яратам һәм кадерлим, чөнки гаиләдә генә чын ярату таба алам.

Минем исемем Расих. Миңа унбиш яшь. Безнең гаиләдә дүрт кеше: әтием, әнием, апам һәм мин. Апам Зилә исемле. Аңа унтугыз яшь. Ул быел медицина көллиятен тәмамлады.

Мин үземнең гаиләмне яратам һәм кадерлим, чөнки гаиләдә генә чын ярату таба алам. Гаиләдә генә балалар дөрес тәрбия ала. Минем әти-әнием безне бик яраталар. Мин шатлыгымны да, борчуларымны да аларга сөйлим. Алар мине аңларга тырышалар. Әгәр мин хата ясасам, аларны тыңламасам да, әтием мине ачуланмый. Ул миңа яхшылап аңлата, шуңа да минем аны гел тыңлыйсым гына килеп тора.

Безнең гаилә бик тату һәм бәхетле. Әти-әнием өйдә тынычлык, бер-береңә хөрмәт булсын өчен күп көч куялар. Безнең балачагыбыз күңелле, матур булсын өчен тырышалар. Алар безгә матур киемнәр алып бирәләр, тәмле ризыклар белән сыйлыйлар. Ял итүләрне һәм күңел ачуларны без бергә уздырабыз. Хәтта кунакка да гел бергә барабыз. Әби-бабайның, туганнарның хәлләрен белешеп торабыз. 

Без бергә ял итәргә яратабыз. Җәй көннәрендә еш кына су коенырга барабыз. 
Безне яхшылык белән начарлыкны аера белергә, кешеләр белән уртак тел табарга, укытучыларны хөрмәт итәргә, тыңлаучан, хезмәт сөючән һәм намуслы булырга өйрәтәләр.

Мин үземнең иң якын кешеләрем — әти-әниемә бик рәхмәтлемен, алар тормышта иң ныклы терәк. 

Расих Киямов, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев