Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Минем яраткан укытучым

Мәктәп бусагасын атлап керүгә, мине ачык йөз белән каршы алган беренче укытучым – Шакүрова Фәнисә Таһир кызы.

Кеше тормышында бик күп якын кешеләр була. Әти-әни, абый-апа, эне-сеңелләр, туганнар. Шулар арасында әниемдәй якын, әтиемдәй сабыр, тагын берсе бар – ул Укытучы. Укытучы – үзенең белеме, тормыш тәҗрибәсе, акылы, ихлас киңәшләре белән күп балаларны әсир итүче. 

Мәктәп бусагасын атлап керүгә, мине ачык йөз белән каршы алган беренче укытучым – Шакүрова Фәнисә Таһир кызы әнә шундыйларның берсе.

Минем өчен укытучым сүзе – иң дөресе, иң акыллысы. Алай гына да түгел, мин укытучыма охшарга тырышам, аның кебек сөйләшәсем, атлап йөрисем, аның кебек уйлыйсым килә. Ләкин укытучы булу җиңел тугелдер дип уйлыйм мин. Моның өчен күп белергә, балаларны яратырга һәм хөрмәт итәргә, кешеләр белән уртак тел табарга өйрәнергә кирәк.

Киләчәктә минем дә укытучы буласым килә. Чөнки балаларның бәхете һәм тормышта үз юлларын табуы укытучы кулында!

Актаныш 1нче урта гомуми белем биру мәктәбенең 2а сыйныф укучысы Хәсәнова Камилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев