Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Минем дәү әнием

Дәү әниебез безне кечкенәдән үстергән кеше.

Дәү әниебез безне

Кечкенәдән үстергән кеше. 

Еракка  китеп торганда,

Иң сагынучы кеше. 

 

 

Барлык булган эшләргә дә

Бик уңган, кул остасы. 

Нинди генә эш булса да, 

Килә безгә булышасы.

 

 

Мәктәпкә киткәндә дә

Тәмле итеп ашата

Ә өйгә кайтып керсәң

Аш, коймаклар белән каршы ала. 

 

 

Ни генә уйласаң да, 

Ни генә әйтсәләр дә. 

Дәү әни яныннан

Аерыласы килми, ни булса да. 

 

 

Кечкенәдән бирле

Ияләндек дәү әнигә. 

Үсәсе дә килми, китәсе дә килми, 

Тартыла күңел  әбигә. 

 

 

Ләкин нишләп була,

Узар балачак та, яшьлек тә. 

Гел бала булып кына йөрергә иде, 

Булмас шул торып гел әби янында.

 

Ислам Әгъзәмов  - Күгәрчен урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев