Минем беренче укытучым
Беренче укытучым Аксакова Гүзәлия Шәйхатдар кызына багышлана.
Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне,
Сорасалар багышларга кемгә, диеп.
Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән,
Укытучыга, дияр идем, башны иеп.
Лена Шагыйрьҗан.
Укытучы…укытучым...Нинди затлы, нинди дәрәҗәле, бөек сүз бу. Мин бу сүзне Әти, Әни, Туган ил сүзләренә янәшә куяр идем. Никадәрле олы йөрәкле, киң күңелле ул бу сүзне йөрткән кеше. Җырларда җырланганча сабыр да ул, галим дә ул, күркәм дә ул. Шулай булмаса һәр баланың күңеленә үтеп керә алыр идемени ул, һәр баланы үзенеке сыман якын итәр идеме.
Укытучым... Күңелемә бик тә кадерле, искиткеч якын кешем син. Әле дә хәтеремдә, әниемнең кулына тотынып, сыйныфыбыз бүлмәсенә куркып кына килеп кердем мин. Анда безне бик ягымлы, чибәр укытучы апабыз каршы алды. Минем җимешләрем, дип эндәште ул безгә. Кечкенә кулларыбыздан тотып язарга өйрәтте. Хәрефләр серләренә төшендерде, белем дөньясына алып кереп китте. Шуннан башлап безнең яраткан укытучыбызга әйләнде дә куйды шул апабыз.
Ул бик белемле, матур сөйләшүе белән үзенә карата белә торган тырыш укытучы. Кирәк икән чәчләребездән сыйпап мактый да, кирәк икән кырыс та була белде. Укырга, язарга гына түгел, үз үрнәгендә тәртипкә дә өйрәтте ул безне. Укытучы апабыз бик пөхтә, чисталыкны ярата торган кеше. Бездән дә һәр эшебезнең җиренә җиткән булуын таләп итте ул. Рәхмәт сиңа, укытучым. Безне һәр эшне төгәл эшләргә, һәр нәрсәгә җаваплы карарга өйрәткәнең өчен рәхмәт.
Минем укытучым һәр яктан оста, зирәк, акыллы булды. Безне хезмәт сөяргә, табигатькә игътибарлы булырга өйрәтте. Яшәүнең, тормышның никадәр матур икәнен, кадерле булуын төшендерде.
Күзәтте ул һаман гомерем юлын,
Ялгышларым булса, төзәтте.
Хезмәт яратырга, туган җиргә
Тугрылыкка мине өйрәтте.
Әти-әниләребезне кадерләргә, аларга өй эшләрендә булышырга кирәклеген һәрвакыт әйтеп торды апабыз. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә, кечкенәләргә ярдәм кулы сузарга безне беренче укытучыбыз өйрәтте. Туган телебезне сөяргә, Туган жирне, Ватанны яратырга да без аннан өйрәндек.
Биргән белемнәрең өчен, тәрбияң өчен рәхмәт сиңа, укытучым. Авыр, әмма мактаулы хезмәтендә уңышлар телим.
Шәрифуллина Нәфисә, 6 класс, Мамадыш районы” Үсали гомумбелем бирү мәктәбе”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев