Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Минем әтием!

«Мин әтием белән горурланам» дип язалар Актаныш районы Әҗәкүл башлангыч мәктәбе укучылары.

Әтием!!!
Минем әтием уңган,
Ул май аенда туган.
Әти безне ярата, 
Төрле уен уйната.

Аның исеме Артур, 
Безнең өчен бик матур.
Ул безгә бик тә кирәк, 
Әти — ул олы терәк.

Алия Яппарова, Актаныш районы, Әҗәкүл башлангыч мәктәбе, 3 нче сыйныф.


Минем әтием!
Минем әтиемнең исеме Илдар. Гаиләдә безнең өчен иң көчле таянычыбыз. Ул безнең бик яхшы, олы җанлы, әйбәт әти. Әтием Актаныш агрофирмасында эретеп ябыштыручы булып эшли. Аның эше бик авыр булса да, үз эшен яратып эшли. Әтием эштән арып кайтса да, безнең белән уйнарга вакыт таба. Мин әтием белән горурланам. 

Ислам Гыйлфанов, Актаныш районы, Әҗәкүл башлангыч мәктәбе, 3 нче сыйныф.


Әтием солдат булган
Минем әтием Данияр исемле. Ул Актаныш районы Әҗәкүл авылында туып үсә. Әтием 2002 елда Россия Армиясенә хезмәт итәргә Ставрополь ягы Георгиев шәһәренә җибәрелгән. Анда әтиемне тимерюлчылар гаскәренә хезмәт итәргә боерык язылган. Алар анда төзек булмаган тимер юл рельсларын төзәтү эшләрен башкарганнар.

Әтиемә хәрби дәрәҗә итеп башта рядовой, аннары ефрейтор, соңыннан сержант дәрәҗәсе бирелә. Әтием анда бик күп дуслар тапкан. Туган җирдән читтә яшәү авыр булса да, түзәргә кирәк. Ике арада йөргән кайнар сәлам хатлары, очрашу көннәре тагын да якынайта. 2004 елның яз аенда әтием туган авылына әйләнеп кайта. Әти-әнисе, туганнары аны сагынып каршы алалар. 

Әтием әйтүенчә, элек армиягә бармый калу егет өчен зур хурлык булып саналган. Армиядә хезмәт итеп кайткан егетне генә чын ир дип санаганнар. Ул шуңа күрә армиядә булуы белән горурлана. 

Динара Яппарова, Актаныш районы, Әҗәкүл башлангыч мәктәбе, 1 нче сыйныф.


Әтием-горурлыгым!
Син — безнең терәгебез, 
Син — безнең яклаучыбыз!
Син — иң-иң көчле кеше, 
Син — җирдә иң шәп кеше!

Әтием-әтием,
Мин сине хөрмәт итәм!
Әтием-әтием,
Мин сине нык яратам!

Айдар Әсләмов, Актаныш районы, Әҗәкүл башлангыч мәктәбе, 1 нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев