Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Минем әтием

Мөслим районы Үрәзмәт башлангыч белем бирү мәктәбенең 4нче сыйныф укучылары әтиләре турында яза.

Минем әтием – Юлдаш Хәертдинов. Ул һәрчак шат күңелле, көләч йөзле, һәркем белән дә уртак телне бик тиз таба. Минем әтием кечкенәдән үк бик тырыш, эшчән булган. Мәктәптә укыган вакытта ук бик күп китаплар укырга яраткан, уку тизлеге буенча беренче булган.

Әтием шулай ук спортны да бик яраткан, гимнастик күнегүләрне бик оста ясый торган булган. Шулай ук хезмәт дәресләрен яраткан, чөнки алар дәрестә агачтан бик күп төрле әйберләр ясаганнар. Армиядан хезмәт итеп кайткач, бәхет эзләп читкә китмәгән. Туган авылында төпләнеп калып, колхозда тракторда эшләгән. Хәзерге вакытта ул фермада слесарь-ремонтчы булып эшли.

Без гаиләдә дүрт бала. Әнием белән бергә безне матур итеп тәрбиялиләр. Апам мәктәптә пешекче булып эшли, безне тәмле ризыклар белән сыйлый, абыем Актаныш авыл хуҗалыгы техникумында белем ала, мин Үрәзмәт башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныфында белем алам, энем Юныс балалар бакчасында тәрбияләнә.

Әтием безне бик ярата, ул бик бала җанлы. Безнең һәрбер теләгебезне үти, кая тиләсәк шунда алып бара. Мин әтиемне бик яратам, аның белән горурланам. Мин аңа озын гомер, бәхет-шатлык, ныклы сәламәтлек телим.

Хәертдинова Айгөл, Үрәзмәт башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы.


Минем әтиемнең исеме Рәсим. Ул Август җәмгыятендә орлык эшкәртү комплексы җитәкчесе булып эшли. Әтием Үрәзмәт авлында туып, Үрәзмәт урта мәктәбендә ун ел белем ала. Аның иң яраткан дәресе математика була. Ул 18 яшеннән колхозда тракторда эшли башлый. Аннары бригадир, агроном, колхоз рәисе булып эшли. Әтием бер үк вакытта белем күтәрү турында да онытмый. Минзәлә совхоз- техникумын, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый, галим-агроном белгечлеге ала.

Әтием гомере буе Үрәзмәттә яшәп, тырыш хезмәте белән җирлегебезнең генә түгел, район һәм республикабызның авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә зур өлеш керткән. Аның соңгы еллардагы хезмәте агроном белгечлеге  белән бәйле. Ул җирлек һәм район советы депутаты булып тора. Әтием үзенең әтисенә охшап белемле һәм тырыш. Мин әтиемә исәнлек-саулык, озын гомер телим. Мин аны бик нык яратам, аның белән горурланам.

Мөхәмәтдинов Ильяс, Үрәзмәт башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев