Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Минем әнием – тәрбияче

Минем әнием Зенфира исемле. Ул 22 ел инде балалар тәрбияли.

Минем әнием Зенфира исемле. Актаныш районы Киров авылының «Тамчы» балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Ул 22 ел инде балалар тәрбияли. Әнием үзенең эшен, балаларны ярата. Аның төркеменә йөрүче балалар төрле бәйгеләрдә катнашып, яхшы урыннар алалар.

Әниемнең үзенең дә грамоталары, дипломнары күп. Яхшы эшләмәсә, бирмәсләр иде дип уйлыйм. Быел Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Өйдә әтием дә, мин дә әниемнең хезмәте җаваплы икәнен аңлыйбыз, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз
Әнием, мин синең белән горурланам. Без сине яратабыз!!!

Киров урта мәктәбенең 3нче класс укучысы Ганиева Исламия..
Җитәкчесе - Гаянова Йолдыз Заһидулловна.


.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев