Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Минем әнием авылда иң чибәре!

Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары әниләрен котлап шигырьләр язган.

Иң чибәре

Беләсезме минем әнием,
Авылда иң чибәре.
Кызлар кебек зифа буйлы,
Балкып тора йөзләре.

Тәмле ризыклар пешерә,
Бик тырышып, бик теләп.
Тәмле пешерү өчен бит, 
Серләрен  белү кирәк.

Тегә, чигә, бәйли дә ул,
Әйтеп тормыйм калганын.
Шуңа күрә беркемнең дә
Яратмый тик торганын.

Әниемне бик яратам,
Аны олылыйм, зурлыйм.
Әниемә бер Аллаһтан
Озын гомерләр сорыйм.
Хөсәенов Гадел

Бер генә
Әниләр күп җир йөзендә,
Ә минеке бер генә.
Әниләрнең кочагында
Булсаң иде гел генә.

Нинди рәхәт һәр кич саен
Әнием йоклатканда.
Ә иртәсен йомшак кына
“Кызым!”- дип уятканда. 

Әниемнең йөзләре
Кояштай балкып тора.
Өй эченә нурлар сибеп,
Һәрчак яктыртып тора!
Яббарова Камилә

Әнием

Бүген әниләр көне дип,
Кояш иртән елмая.
Әнием дә кояш кебек,
Иң беренче уяна.

Без дә бүген абый белән 
Әзерләдек бүләкләр.
Бәйрәм белән котлап аны,
Әйттек җылы теләкләр.

И сөенде әниебез,
Безнең бүләкне күреп.
Һәрчак шулай шат булсын ул,
Балкысын кояш кебек!

Солтанова  Алинә

Матур әнием

Минем әни иң матуры,
Исеме дә чәчәк, үзе дә.
Һәрвакытта җылы нурлар сибеп,
Кояш балкый аның йөзендә.

Әниемнең тәмле ризыкларын,
Ашап карау, бәлки, кирәктер.
Аның кебек уңган хатын-кызлар.
Җир йөзендә тагын сирәктер.
Галимбеков Гадел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев