Ютазы урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Нурсәетова Айгөл әнисен бәйрәм белән котлый.
Минем әни, һич бәхәссез,
Иң сөйкемле әни ул!
Әйткән сүзе,
Кылган эше –
Һәммәбезгә туры юл.
Минем әниемнең исеме - Люция. Ул безнең Акбаш авылы мәктәбендә эшли. Әниебез - безнең өчен иң кадерле кеше. Чөнки ул киң күңелле, шәфкатьле, бар яктан уңган әни. Ул тәмле-тәмле ризыклар әзерли. Безгә һәрвакыт үзенең акыллы киңәшләре белән булыша, кул эшләренә өйрәтә.
Буш вакытларында әни безнең белән чанада, чаңгыда, тимераякта шуа. Ә җәй көннәрендә без бергәләп бакчада матур чәчәкләр, төрле яшелчәләр үстерәбез. Аның белән безгә бик күңелле һәм бик рәхәт.
Безгә, өч кызына, әниебез олы таяныч һәм үрнәк! Мин әниемне бик-бик яратам, аның йөзендә һәрвакыт шат елмаю балкуын гына телим!
Нурсәетова Айгөл, Ютазы районы, Ютазы урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы.
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев