Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Минем әбиемнең белмәгәне юк

«Әбием нинди генә эшкә тотынса, барысын да булдыра ул!» дип яза Чаллы шәһәре 3нче мәктәбе укучысы Ишметова Айзилә.

Әбекәй, дәү әни - тормыш тарафыннан бирелгән иң кадерле бүләк. Ул безне кечкенәдән үк тәрбияли, ярдәм итә. Үскәч һәммәбез дә әбекәйгә үзе кебек ярдәм итәргә бурычлыбыз.
Минем әбиемнең исеме - Розалия. Ул авылда яши. Гомер буе мәктәптә укытучы булып эшләгән әбекәем хәзерге вакытта лаеклы ялда. Ләкин аны яраткан укучылары, хезмәттәшләре бервакытта да онытмыйлар: бәйрәмнәр 
белән котлыйлар, кирәк вакытта ярдәм итәләр. 
Мин дә каникулда, ял көннәрендә әбиемә кунакка кайтам. Ул миңа укучылары турында бик күп кызыклы вакыйгаларны сөйли. Мине укырга, язарга да  әбием өйрәтте. Безнең өчен бик әһәмиятле булган киңәшләрен 
бирә. Кайберләрен игътибар белән тыңламасам да, вакытлар үткәч, аларның да кирәге чыгып куя:

“Әти-әниеңне һәрвакыт тыңла, аларга каршы эндәшмә. Укытучы апаларың, өлкәннәр белән исәнләш. Хәлеңне сораган кешегә җавап бир. Сыйныфташларың белән дус бул, ярдәм кирәк булганда, битараф калма. Үзеңә дә кирәк булуы бар.” 
Әбием миңа үзенең акыллы киңәшләрен генә биреп калмый, күп кенә кул эшләренә дә өйрәтә. Бәйләргә, чигәргә, тегәргә дә мин әбиемнән өйрәндем. Без аның белән бергәләп минем курчакларыма милли киемнәр тегәбез. Күп кенә конкурсларда катнашабыз һәм призлы урыннар яулыйбыз. Әйтик, күптән түгел генә үткән “Көзге фантазия”  иҗат эшләре күргәзмәсендә әбием белән бергәләп эшләгән эшебез 1 нче дәрәҗә дипломга лаек булды. Кайвакыт “минем әбием белмәгән әйбер бар микән ул” дип тә уйлап куям. Нинди генә эшкә тотынса, барысын да булдыра ул!

Без барыбыз да әбиемне бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Аның әле бик күп еллар безнең белән янәшә, акыллы киңәшләрен биреп яшәвен телибез.


Ишметова Айзилә, Чаллы шәһәре, 3нче мәктәп.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев