Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Мин көтмәдем - ул килде

«Мин бу уку елын көтмәдем, ләкин ул килде« дип яза Балык Бистәсе Күгәрчен авылыннан Шәмсевәлиев Рүзәл.

Менә матур көз дә җитте. Көз килү белән үзгәрешләр дә башланды. Кошлар җылы якларга очып киттеләр. Алардан башка ничектер ямансу. Әмма яз көне алар безнең яныбызга барыбер кайтачаклар. Агачлар үзләренең матур яшел күлмәкләрен сарыга hәм кызылга алыштырдылар. Аларга бик тә килешә. Төрле төсләр табигатьне тагын да баеттылар.

Авыл хезмәтчәннәренең әле эшләре күп. Алар соң өлгерә торган игеннәрне: көнбагыш, кукуруз уңышын җыялар. Ә мин сыйныфташларым белән, җәй буена ял итеп, мәктәптә белем алам. Безгә анда укытучылар яңа белемнәр бирәләр.
Мин бу уку елын көтмәдем, ләкин ул килде. Җәй айлары өчәү булса да, алар да бик тиз үтте.

Шәмсевәлиев Рүзәл – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев