Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Мин – кечкенә фермер

Мөслим гимназиясенең 2В сыйныфы укучылары яза.

Йонлы тәпиләр

Тавык – йорт кошы. Аны һәрбер хуҗалыкта диярлек асрыйлар.  Тавык бик файдалы кош, чөнки ул йомырка һәм ит бирә. Тавыклар төрле ярма, калдык ризыклар белән тукланалар. Минем әбием дә тавыклар асрый. Алар арасында чуар, кара, ак тавыклар бар. Хәтта әбиемнең йонлы тәпиле тавыклары да бар. Алар бөтенесе дә бик матурлар.

Әминә Җаппарова.


Мактанчыклар

Безнең әбиләрнең тавыклары бик күп. Җәй көне кунакка кайткач, мин аларны

күзәтәм. Иртән иртүк әбием аларны үлән ашарга ишегалдына чыгара. Алар ярыша-ярыша үлән чүплиләр, җирдән тырманып селәү эзлиләр. Аннан әбием аларга кычыткан турап, җим бирә. Мин дә әбиемә булышам. Бераздан соң тавыклар берсен-берсе уздырып, йомырка салулары белән мактана башлыйлар.

Ралина Сираева.


700 төре бар

Тавык – фермаларда һәм хуҗалыкта асрау өчен бик уңайлы кошы. Бүгенге көндә ул бик популяр, чөнки безнең Мөслим районында гына да дистәдән артык тавык фермасы бар. Тавык йомыркасыннан тәмле камыр ризыклары, тортлар әзерләп була. Салатлар да бик тәмле була. Тавыклар бик күп төрле була икән. Аларның Европада 180 төре, ә  дөньяда 700 ләп төре билгеле.

Ринас Хәсәнов.


Мин – кечкенә фермер

Безнең үзебезнең тавык фермабыз бар. Без анда чебиләр үстерәбез. Яз көне яңа туган чебиләрне алып кайтып, җәй буена үстерәбез.  Аларның саны 15 меңнән артып китә. Чебиләргә махсус ризыклар ашатабыз, витаминнар бирәбез. Кечкенә чебиләрне үстерү башта авыррак була. Вакытында ашарга, су бирергә кирәк. Ә аннан соң бар да җайланып китә. Чебиләр үскәч, без аларны сатабыз.  Әтием белән әниемә мин дә булышам. Үземне кечкенә фермер дип хис итәм.

Илдан Муллагалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев