Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Мин яратам волейбол, ә энем уйный футбол...

Классташларым ялт итеп әлеге өй эшен эшләгәннәр бит. Шигырь дә язылган, рәсем дә ясалган.

Мин яратам волейбол,
ә энем уйный футбол...

Мин «Көмеш кыңгырау» ның һәр номерын, һәр битен яратып укыйм. Төрледән-төрле яңалыклар, күңелле язмалар белән танышам. Минем дә Сезнең белән күңелле генә узган дәрес белән уртаклашасым килде әле.

Укытучыбыз Энҗе Рафиковна Әдәби уку дәресенең берсендә танылган балалар шагыйре Роберт абый Миңнуллин турында сөйләде. Аның балаларга дип атап язылган китаплары бик күп. Роберт абый үзенең шигырьләрендә гади генә күренешләрне дә бала күңеле аша үткәреп, гаҗәеп кызыклы һәм тапкыр итеп әйтеп бирә, үзенең геройларыннан йомшак кына яратып көлә.

Дәрестә шагыйрьнең «Спортның яңа төре» шигырен укып, фикер алыштык. Ә укытучыбыз өй эше итеп яраткан спорт төре турында, бирелгән юлларны дәвам итәргә (Мин яратам волейбол,ә энем уйный футбол...) һәм рәсем ясарга кушты. Мин Саба гимназиясенең 4 «А» сыйныфы старостасы буларак, укытучыбызга ярдәм итеп, әлеге өй эшен тәнәфесләрдә барлап чыктым. Классташларым ялт итеп әлеге өй эшен эшләгәннәр бит. Шигырь дә язылган, рәсем дә ясалган. Менә Сезгә дә тәкъдим итәм.

Мин яратам волейбол,
Ә энем уйный футбол...
Гаиләбез белән спорт яратабыз,
Һәр кешене үзебезгә каратабыз. (З.Адилә)

Мин яратам волейбол,
Ә энем уйный футбол...
Тик волейболдан мин
Өч көн узгач, киттем мин.
Ә хәзер минем хыялым
Чын футболчы булырга.
Иң яхшы туп тибүче дип
Дөньяга таралырга. (И.Нариман)

Мин яратам волейбол,
Ә энем уйный футбол...
Әни ярата бадминтон
Әти уйный баскетбол. (В.Зөлфәт)

Мин яратам волейбол,
Ә энем уйный футбол...
Үз итеп спорт төрләрен
Синдә безнең кебек бул. (Д.Алим)

Шәймәрданова Айсылу, Саба гимназиясенең 4 «А» сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев