Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Мин яратам язларны

Чаллы шәһәренең 9 нчы урта мәктәп укучылары иҗаты.

Мин яратам язларны

Көтеп алган ел фасылы -

Яз кызы бездә кунак.

Чәчәк атар кырда тиздән

Сары чәчле тузганак.

Яз өрә җылы сулышын

Үләннәр шытып чыга,

Нәни яшел яфракчыклар

Бер-берсенә күз кыса.

Күңелләрне сөендерә

Дәртле тургай җырлары.

Табигатьнең гүзәл чагы

Яратам мин язларны!

Закирова Динара , 8 “Г” сыйныфы.

 

      Ямьле яз

Шатлана күңел, очына

Ямьле язлар килгәнгә.

Куана көмеш тамчылар

Кояш назын сизгәнгә.

Җирне назлый җылы җилләр,

Бар табигать уяна.

Ак бүрекле тал песие

Яз килүгә куана.

Шәйхәйдәрова Азалия,  7 “Д” сыйныфы.

 

Яз җитә!

Яз җитүгә шатланышып,

Чыркылдаша чыпчыклар.

Сагынышып туган җирен

Кайттырлар сыерчыклар.

Хәлиуллина Алия,  4 “В” сыйныфы.

 

Яз көннәре

Кар сулары эреп акты,

Көннәр җылы, күк аяз.

Бар дөньяны  сөендереп,

Аяк басты ямьле яз!

Һаваларда тезелеп кошлар,

Туган якка юл ала.

Урман аланнарында

Уяна умырзая.

Маликова Самира, 4 “А” сыйныфы.

             Яз

Көннәр ямьле, аяз күктә

Көләч кояш елмая.

Кошлар кайта туган якка,

Елгада боз кузгала.

Яппарова Элина,  4 “А” сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев