Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Мин ял көнен ничек үткәрергә телим

Чаллыдагы 58 нче мәктәпнең 3А сыйныфы укучылары яза.

«Мин ял көнен ничек үткәрергә телим»
Ял көннәрен һәр кеше көтеп ала. Без дә гаиләбез белән түземсезләнеп ялларны көтәбез. Буш вакытымда әнигә өй җыештырырга булышам, сеңлем белән тау шуып керәбез. Кичен бергәләп табын арасында тәмләп чәй эчәбез. Эх, тизрәк яллар килсен иде! 
Зайнутдинова Элина.


«Мин ял көнен ничек үткәрергә телим»
Минем ял көнем иртәнге гимнастикадан башлана. Әниемнең чәйләрен эчкәч, урамга саф һава суларга чыгам. Авылда әбием белән табигатьне күзәтүе шул хәтле рәхәт. Кышкы табигатьнең матурлыгына сокланып туймаслык!
Галиева Динә.


«Мин ял көнен ничек үткәрергә телим»
Ял көнен ничек үткәреп була? Ял көннәрендә кызыклы урыннарда буласым килә. Кинога барырга, яки акваториягә йөрергә тәкъдим иттеләр. Мин бассейнда йөзәргә бик яратам. Роботлар музеена барыр идем. Тимераякта, чаңгыда, чанада шуулар. Кая гына барсаң да кызыклы урыннар күп. Ял көннәрен мин актив үткәрергә яратам. 
Бәдретдинова Ясминә.


Мин кем булырга хыялланам.
Җир йөзендә бик күп һөнәрләр бар. Күңелеңә якын булганын сайларга гына кирәк. Киләчәктә мин архитектор булырга хыялланам. Архитектор булгач, йортлар, төрле биналар, мәчетләр проектлары ясар идем. Ә минем иң зур хыялым - замана таләпләренә китереп үз йортымны проектлаштыру һәм төзетү. Хәзерге вакытта минем төп эшем ныклы белем алу. Хыяллар чынга ашсын өчен, тырышып укыячакмын.
Мусин Илназ.


Мин кем булырга хыялланам.
Минем үскәч, ветеринар буласым, хайваннар дәвалыйсым килә. 
Безнең песиебез бар, бервакыт ул авырып китте. Без аны әнием белән шифаханәгә алып бардык. Ветеринар песиемне карап, тиешле дәва бирде. Ике-өч көн дигәндә песием аякка басты. 
Мин хайваннарны бик тә яратам!
Асылхуҗина Адилә.


Мин кем булырга хыялланам.
Киләчәктә мин полиция хезмәткәре булырга телим. Полиция хезмәтен башкарганда, илгә тугрылыклы хезмәт итәрмен һәм җинаятьләрне ачарга булышырмын. Бөтен тәртип бозучыларны тикшерергә, каракларны тотарга тырышачакмын. Үз эшемә гомеремне багышлап, зур дәрәҗәләргә ирешергә телим. Минем белән гаиләм һәм туганнарым горурланачак!
Калимуллин Данияр.


Мин кем булырга хыялланам.
Мин зур үскәч тәрҗәмәче булырга хыялланам. Чит телләр белән кызыксынам, тәрҗемә итәргә яратам. Тәрҗемәче һөнәре бик кызыклы һәм күп төрле. Бу һөнәр белән стюардесса булырга, илчелектә тәрҗемәче булып эшләргә яки илне өйрәнергә мөмкин. Мин кешеләр белән аралашырга бик яратам. 
Бәдертдинова Ясминә.


Инженер.
Кечкенә чагында барыбыз да нәрсәләр турында гына хыялланмыйбыз. Ә менә минем инженер буласым килә. Бу һөнәрне сайлаучылар бинаның каркасын, сызымын сыза белергә тиеш. Мәсәлән: хастаханәләр, янгын участоклары, балалар бакчалары. Һәм иң мөһиме ул барсын да төгәл, пөхтә итеп эшләргә тиеш. Миңа бу һөнәр бик ошый. 
Галимов Илназ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев