Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Мин бик бәхетле

Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме җылылык! Һәр кеше өчен иң кадерле кеше ул!

Мин әниемә булышам

Минем әнием Ләйлә исемле. Ул мал табибы ярдәмчесе булып эшли.

Җәй көне авылда эш күп була. Мин үзем бәләкәй булсам да, әниемә булышырга тырышам. Мәсьәлән, көтү каршылыйм, иптәшләрем белән малларны алып кайтабыз. Мин тавыкларны да ашатам, бакчада әни белән чүп утыйм, түтәлләргә су сибәм. Җиләк- җимеш, яшелчәләр өлгергәч әнием белән бергә җыябыз.

Актаныш районы Аккүз мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Мирзашарипов Ислам.


Минем гаиләм
Минем әнием Ригина исемле. Без гаиләдә өч бала. Абыем, мин һәм кечкенә сеңелем. Абый өченче сыйныфта укый. Мин беренче сыйныфта укыйм. Без мәктәптән кайткач, әнигә булышабыз. Мин тузан сөртәм, савытларны юам, чәчәкләргә су сибәм, апаемны уйнатам. Абыем идән себерә, чүп ташлый, кибеттән ипи һәм сөт алып кайта. Әни белән бергә кичке аш пешерергә булышабыз. Мин әниемне яратам.

Актаныш районы Аккүз мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы Ахметшина Азалия.


Мин әнигә булышам

Минем әниемнең исеме Ригина. Без Аккүз авылында яшибез. Әниемә өйдә эш күп. Шуның өчен мин әнигә булышырга тырышам. Мәктәптән кайтканда кибеткә кереп чыгам һәм әни кушкан әйберләрне сатып алам. Буш вакытта үземнең бүлмәмне жыештырам, идән себерәм. Кич бергә тәмле ризык пешерәбез. Минем әнием дөньяда иң әйбәте.

Актаныш районы Аккүз мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Салишев Айнур.


Минем әнием

Минем әнием – минем тормышымны җылылык һәм мәхәббәт белән тутырган кеше. Ул игелек, зирәклек һәм сабырлык белән өзелмәс бәйләнеш. Аның образы ана назының тирәнлеген һәм теләсә нинди авырлыкларны җиңәргә сәләтле көчен чагылдыра. Аның күзләрендә мин чиксез мәхәббәт хис итәм, ул мине һәрвакыт дөрес юлга юнәлтә.
Минем әнием тормыш бирүче һәм безнең турында кайгыртучы гына түгел, ә минем тугры киңәшчем һәм остазым да. Миңа ярдәм һәм акыллы киңәш кирәк булганда ул һәрвакыт булды. Аның сүзләре Мин үз тормышымны төзегән алтын кагыйдәләргә әверелде. Мин хәтерлим, шикләнгән вакытта аның зирәклеге миңа һәрвакыт чыгу юлын күрсәтте, миңа көч һәм үз көчемә ышаныч бирде.

Ул – дөреслек, мәхәббәт һәм эчкерсезлек үрнәге. Ул миңа мөмкин булганның барысын да бирә һәм, киресенчә, бернәрсә дә таләп итми. Ул безнең гаилә файдасына үзен бирә. Аның гаиләдәге һәркем турында кайгыртуы мине киләчәктә дә шул ук хәлгә илһамландыра. Моннан тыш, ул минем өчен гаиләдә генә түгел, җәмгыятьтә дә игелекле һәм ярдәмчел кеше үрнәге булып тора. Ул бик игелекле һәм әйләнә-тирә мохиткә һәм хайваннарга сизгер.
Әниемнең беркайчан да кайгырмавын, һәрвакыт шатлыклы һәм күңелле булуын, ә аның күзләре кояш кебек балкып торуын телим. Аның елмаюы мине һәм тирә-юньдәге кешеләрне ешрак сөендерүен телим.

Актаныш районы Аккүз мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Нурлыгаянова Дилбәр.


Мин бик бәхетле

Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме җылылык! Һәр кеше өчен иң кадерле кеше ул! Аның йомшак куллары миңа кагылуга, бөтен кайгылар югала. Ә «Улым» дип аркамнан сыйпаса, миңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре шундый татлы, җылы.

Минем әнием Нурсия исемле. Ул «Чишмә» хуҗалыгында бухалтер булып эшли. Әнием минем иң гүзәл һәм сөйкемле әниләрнең берсе. Аның сары чәчләре үзенә бик килешеп тора. Әле ул бик уңган да! Нинди генә эшләр эшләми?! Тәмле итеп ашарга да пешерә, безне дә тәрбияли. 

Менә шундый әнием булганга, мин бик бәхетле. Мин аны бик яратам.

Актаныш районы Аккүз мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Латипов Нургиз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев