Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Мин әтиемә рәхмәтле

Минем әтиемә 44 яшь. Аның өч улы бар, шуның уртанчысы мин.

Минем әтиемә 44 яшь. Аның өч улы бар, шуның уртанчысы мин.
Әтием 11 нче сыйныфны көмеш медальгә тәмамлаган. Югары уку йортыннан соң ул үзе укыган мәктәптә хезмәт укытучысы булып эшләгән иде. Бүгенге көндә авылыбыз кырыенда урнашкан комбинатта эшли. Әтием гаиләбезнең терәге,таянычы булып тора. Аннан башка өйдә бер карар да эшләнми,чөнки ул уңган, эш сөючән кеше һәм гаилә башлыгы. Минем әти алтын куллы, өйдә ватык әйберләр озак тормый, чөнки ул аларны хәзер үк төзәтеп куя. Мин әтием ярдәмендә генә  рәсем ясарга өйрәндем. Рәсем буенча төрле конкурсларда катнашам, алдынгы урыннар яулыйм. Әти - бик күңелле кеше, 
бар нәрсәнең дә яхшы, уңай ягын таба белә. Мин әтиемә бик рәхмәтле.

Рүзәл Шәмсевәлиев – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев