Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Мин әнигә булышам

Минем әниемнен исеме Айзилә. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы миңа шатлык китерәләр.

Һәр кешенең бу дөньяда иң кадерле, иң якын кешесе бар — ул әни. Һәр бала кечкенәдән үк ул матур сүзне белә һәм ярата. Минем әнием иң кадерле, иң газиз, иң яраткан кешем. Ул кояш кебек өебезне яктырта.

Минем әниемнен исеме Айзилә. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы миңа шатлык китерәләр. Әни безнең гел шат күңелле, йөзендә һәрвакыт елмаю балкый. Ул игътибарын олысына да, кечесенә дә күрсәтергә вакыт таба. Әнием минем бар эшкә дә оста. Аның пешергән ризыкларыннан телеңне йотарсын.

Әнием без авырганда безне дәвалый, иркәли. Тәмле ашлары белән гаиләбезне һәрвакыт сыйлый. Мин – әниемнең иң олы кызы Язгөл. Буш вакытларымда мин әнигә тәмле таба ашлары пешерергә ярдәм итәм, өстәл әзерләшәм, идәннәр һәм савыт-сабаларны юам. Эшләгәнең гаилә өчен булса, өйрәнгәнем үзем өчен дип өйрәтә миңа әнием. Мин әниемне яратам. Аны ярату гына җитми, аның кадерен белергә, сүзен тыңларга кирәк. Яхшы укуым, үземне үрнәк булуым, эшкә өйрәнеп үсүем белән аны шатландырамын. Әнием, сиңа иң изге теләкләр генә телим.

Актаныш районы Аккүз мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Әхмәтова Язгөл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев