Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Мәңге яшә, яшнә, Тукай! (Тукайга хат)

«Тукайга хат» бәйгесенә Балык Бистәсе районы Иске Арыш авылыннан 4нче сыйныфта укучы Ибәтов Рамил катнаша.

Исәнмесез, минем яраткан шагыйрем Габдулла Тукай.

Синең шигырьләреңне, әкиятләреңне, мәсәлләреңне яратып укучы Балык Бистәсе районы Иске Арыш авылыннан 4 нче сыйныф укучысы Ибәтов Рамил хат яза.

Күңелемдә  мәңге яшь Тукай, мәңге яшә, яшнә!!!

Тукай абый, мине белем алырга, кечкенәдән эшкә өйрәнергә, хезмәтне яратырга өндәвеңә мин бик бәхетле һәм рәхмәтле.

Мин Иске Арышта туганмын, шунда яшим, шунда белем алам.

Су буена төшсәм ,,Су анасы‘‘ күңелгә шом сала. Урманга менсәм ,,Шүрәле‘‘ искә төшә. Авылдан ерак китсәм, синең әкият геройларың белән хыялланам, ,,Туган тел‘‘ не көйләп юанам. Атларга утырсам, Казанга барган сыман булам. Эшләр эшли башласам, Акбай кебек киреләнми генә, эшләремне тиз генә эшләп куям. Эшләремне бетергәч кенә уйнарга ярый икәнен, син - Тукайның сүзләрен искә төшереп, мин бик яхшы беләм. 

Тукай абый! Син минем милләтемнең горурлыгы. 

Мәңге, халык йөрәгендә, күңелемдә балкырсың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эфэрин улым.???❤❤❤