Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Өметле ел

Эт елы килә, өметле Ел килгәнен белдереп. Уяу булыйк, йоклап ятмыйк, Һәр эшкә дә өлгерик. Ерак-ерак бабайларның Чын дусты булган маэмай. Чын дуслыкта аңарга тиң Бер хайван да юк бугай. Күп сөйләшү - гел ят сыйфат, Тыңлый беләдер сүзне. Гүзәллеккә исе китә - Ала алмыйча күзне. Сакчыллык - аның гадәте,...

Эт елы килә, өметле

Ел килгәнен белдереп.

Уяу булыйк, йоклап ятмыйк,

Һәр эшкә дә өлгерик.

Ерак-ерак бабайларның

Чын дусты булган маэмай.

Чын дуслыкта аңарга тиң

Бер хайван да юк бугай.

Күп сөйләшү - гел ят сыйфат,

Тыңлый беләдер сүзне.

Гүзәллеккә исе китә -

Ала алмыйча күзне.

Сакчыллык - аның гадәте,

Исраф итмәскә өйрән.

Эт елында туганнарның

Белеме була тирән.

Эт елы юмарт булачак,

Бәйрәмнәр узар шаулап.

Балалар зур бәйгеләрдә

Урын алырлар яулап!

Дусларны югалта күрмик,

Югалганын эзләгез,

Алар да бер табылачак,

Тик өметне өзмәгез!

Берләшсеннәр, гөрләшсеннәр

Яңа елда бар илләр!

Күк йөзләре аяз булсын,

Назлырак иссен җилләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев