Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Мәхәббәт көткәндә

Чаллы шәһәрендәге 41нче мәктәпнең “Ак каурый” әдәби түгәрәге иҗаты.

Мәхәббәт – ул бәхет    

Әгәр хыялыңа канат иңсә,

Салкын җилләр назлы тоелса,

Күзләреңдә нурлар уйный икән,

Яратырдай кешең табылса.

 

Тик ул гына диеп йөрәк типсә,

Тик ул гына диеп суласаң,

Аяклар да җиргә тими икән,

Көтмәгәндә аны очратсаң.

 

Күңелеңдә күбәләкләр очса,

Сиңа карап, Ул да елмайса,

Бәхет гөлең чәчәк ата икән,

Хисләреңә җавап табылса.

 

Яшәве шыксыз, төссез тоелса,

Җанкаеңа бәсләр сарылса,

Мәхәббәтең – коткаручың икән,

Өметсезлек сине чолгаса.

 

Язлар үтеп, инде көзләр җитсә,

Пар йөрәккә чаллар кагылса,

Кеше барыбер иң бәхетле икән,

Мәхәббәте белән таң атса.

Гатяитуллина Зилә


Кешегә ни кирәк?                  

 

Яшәү - зур бүләк икән,

Аңлыйсыңдыр үскән саен.

Сәламәтлек булсын тәндә,

Кешегә ни кирәк тагын?

 

Аяк-кулың йөреп торса,

Анык булса хис-уйларың.

Күзләрең  дә әйбәт күрсә,

Кешегә ни кирәк тагын?

 

Ашау-кием булып торса,

Авыр чакта чын дусларың,

Якыннарың исән булса,

Кешегә ни кирәк тагын?

 

Курыкмыйча ярып салса,

Кеше булган уй-фикерен.

Җанында тынычлык булса,

Әйтә алса ни кирәген.

 

Сагыш-газап тырнаса да,

Мәрхәмәтле булсын җаның.

Күзеңә карап елмайсалар,

Кешегә ни кирәк тагын!

Асылгәрәева Риана


Мәхәббәт көткәндә     

Тәүге хисләр бөреләнгән чакта,

Саф күңелле кеше  очрасын.

Алдап-йолдап, хисләреңне бутап,

Йөрәгеңне сүзе ярмасын!

 

Мәхәбәттә алданмыйча гына,

Тиң ярыңны дөрес сайла син.

Тик бел шуны: ялгышулар була,

Йөрәгеңә йозак салма син.

 

Җылы караш, назлы сүзләр генә

Синең күңелеңдә тирбәлсен.

Йөрәгеңдә әгәр ялкын булса,

Мәхәбәттән генә дөрләсен.

 

Сагыш төшсә, берчак күңелеңә,

Бирешмә син, җаның сулмасын!

Тик онытма: бар да вакытлыча,

Яңгырдан соң кояш чыгасын.

 

Мәхәббәтсез яшәп буламы соң?

Бирә алмас күпләр җавабын.

Тик, минемчә, яратмаган кеше

Кичерәдер тормыш газабын.

 

Мәхәббәтең эзләп, табалмасаң,

Сурәнләнсә гомер кояшың.

Төшенкелек сине чорнамасын,

Юлллар озын, очрар юлдашың.

Закирова Әдилә


Җитәкчеләре – Вагыйзова Гөлия Наил кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев