Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Матурлыкны күрә белү кирәк...

Тормыш авыр дию дөрес булмас, күрә белү кирәк шатлыкны...

Табигатьнең кочагында торам,

Дөнья ямен, матурлыгын тоям,

Шундый якты, тыныч тормышыбыз,

Тирә-юньнән нурлы ләззәт жыям. 

 

Тормыш матур, аны күрә белсәң,

Дөнья ямьле, аны тоя белсәң.

Һәр кешенең карашы үзенчә,

Күңеле нинди булса, шулай күрә.

 

Тормыш рәхәт була, булсаң үзең

Яхшыларның алгы рәтендә.

Таратсаң нур, бар жиһанга житәр,

Үрнәк алыр барысы үзеңнән. 

 

Тормыш авыр дию дөрес булмас,

Күрә белү кирәк шатлыкны.

Матур күзлек аша караганнар,

Белмиләр дә кайгы барлыкны.

 

Матурлыкны күрә белү кирәк...

 

Әхмәдиева Камилә – Балык бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев