Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Матур күлмәкле курчагым

Балык Бистәсе районы Биектау урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Сабирова Зәмирә шигырьләре.

Матур күлмәкле курчагым

Курчагыма күлмәк тектем,

Ситсы алып сандыктан.

Үзем көләм һәм сөенәм,

Күлмәк теккән шатлыктан.

 

Әнием дә мактап куйды,

Кызым ничек үскән, дип.

Әтием дә шулай уйлый.

Йөзеннән үк күрәм бит.

 

Курчагыма бик килешле,

Булып чыкты бу күлмәк.

Алга таба мин тегүче,

Була алырмын, димәк.

Китап дус                              

Китап укырга яратмыйм,

Күп итеп, озак итеп.

Ә кулыма алдым исә,

Булмый калдырып китеп.

 

Матур-матур рәсемнәр дә,

Килеп чыга арадан.

Кызык хәлләр, күп ачышлар,

Күреп алам алардан.

 

Өйрәнәм мин китап укып,

Матур итеп сөйләргә.

Ничек итеп тыйнак кына,

Матур итеп көләргә.

 

Яхшы гадәтләргә генә,

Өйрәтә ул китап дус.

Ялкауланып ятма әле,

Укы китап, укы, тиз !

 

Үсәсем килә

Әни эшкә китү белән,

Киемнәрен актарам.

Берсен киям, берсен салам,

Ул кайтканчы мин арам.

Әнием эштән кайтуга,

Җыештыра тотына.

Матур итеп күлмәкләрен,

Шифоньерга тутыра.

Үзе элә, үзе сөйли,

Әй, бу баланы, дия.

Җыештырып бетерә дә,

Мине кочаклап сөя.

Әллә инде үстеңме,

Зур күлмәкләр кияргә?

Ә мин башны аска иям,

Белмим нәрсә дияргә.

Ә әнием белеп тора,

Минем нәрсә диясен.   

Әй син, кызым, ашыкма әле,

Җитешерсең , үсәрсең,

Зур кыз булып җитәрсең.

 

Туган телем

Туган телем минем – татар теле,

Татар телем – иң-иң якыны.

Беркайчан да аны онытмамын.

Сезнең алда бирәм антымны.

Телем татар, үзем мөселман мин,

Ислам дине минем динем дә.

Горур телем белән аралашам,

Җырлыйм, сөйлим татар телендә.

 

Ислам дине әби-бабамнардан,

Күчә-күчә килгән миңа да.

Чын мөселман кызы булып калам,

Горурланам әле шуңа да.

 

Намаз укып, дога кылган бабам,

Әбием дә аңа кушылган.

Көйсезләнсәм, әгәр еласам да,

Дога кылып, алар юаткан.

 

Ислам дине бары яхшылыкка,

Гаделлеккә мине өйрәтә.

Телең татар, үзең мөселман дип.

Язылган ул минем йөрәккә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев