Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Матур дөньям

Минем дөньям шундый матур!

Елмаеп карыйм аңа.

Кояш та, авызын ерып,

Күз кысып куя миңа.

 

Кешеләрнең дуслыгына

Карап ихлас шатланам.

Нәниләрен җитәкләгән

Әниләргә сокланам.

 

Кошлар җырлаганын тыңлыйм,

Агачларның шаулавын.

Чикерткә дә матур сайрый -

Хушланып китә җаным.

 

Күрәм гөлләр балкыганын,

Күбәләкләр очканын.

Күңелемә җыеп салам

Матурлыгын дөньяның.

 

Минем дөньям шундый матур!

Елмаеп карыйм аңа.

Үзем елмаеп карагач,

Ул да елмая миңа.

Исрафилова Әдилә, 14нче гимназиянең 7 нче “г” сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев