Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Матайга утырган өрәк

Бу вакыйга минем белән күптән түгел булды. Дөресрәге, бер ел элек.

Бу вакыйга минем белән күптән түгел булды. Дөресрәге, бер ел элек.
 

Җәйге кич, эссе, бик эссе. Минем йоклыйсы килми, юргансыз ятам, уйланам. 
Кинәт телефон шалтырады. Аны әни алды да сөйләшәте. Сөйләшеп бетергәч, ул минем янга килде дә мине уята башлады.

– Улым, тор, әйдә, атлар ычкынган, әтиең чакыра! Мин аның нигә үзе бармавым сорадым, ул әтинең мин барсын дигән сүзен әйтте. Мин инде сикереп тордым, киенә башладым, чөнки кич белән  атлар янына бару караватта ятканга караганда кызыграк иде. Әни миңа рюкзак тоттырды һәм анда ипи белән су салды һәм фонарь бирде. Мин 
ике коймакны авызыма, берсен кулга, икенчесенә фонарь тотып велосипедка утырдым да киттем. Әти атларны бик еракка куйды шул. Ярның икенче ягына - нәкъ зират янында.

 

Мин асфальт юлга чыккач, уңга борылдым, басмадан чыктым, юл буенча зиратка киттем. Зираттан үткәндә, мин калтырап мәтәлә яздым. Зиратны үтеп киткәч, миңа атлар күренде. Ләкин атлар ычкынмаган, үз урынында тора. Мин аптырадым инде. Аларның һәрберсенә ипи ашаттым да өйгә киттем.

Зиратның уртасына барып җиткәч, мин ниндидер матай тавышын ишеттем. Зиратка караган идем, ә анда... Ниндидер зур кап-кара нәрсә сикереп чыкты да нәкъ минем якка кузгалды. Мин әйбәтләп караган идем, котым очты! Зур кара матай өстендә куркыныч кеше, бер кулында зур чыбыркы, ә башы... Ә Башы! Башы урынына зур ут яна!

Мин куркып, икенче якка киттем. Хәзер мин бөтен көчкә чабам, ә ул минем арттан, инде атлар янына барып җиттек, ә анда зур мичкәгә охшаган таш нәрсә тора иде. Шунда минем башыма бер фикер килде. Шунда кадәр барып җиткәч, теге нәрсә сикерде дә 
мин кисәк туктадым. Ул  шул мичкәгә төште. Мин шатланып борылдым һәм  бөтен көчемә йөгереп киттем. Инде зиратны үтеп кенә киткән идем, ә теге нәрсә тагын минем арттан бара. Куркып мәтәлгәч, мин, бөтен көчемә чабып, агачка менә башладым. Башына менеп җиткәч, мин әзрәк тынычланып аска карадым. Теге өрәк матаеннан 
төште дә чыбыркысы белән сәпиткә  сукты. Ул  чәлпәрәмә килде. Аннары минем янга килеп, Мортал Комбаттагы чаян кебек «Кил монда!!!» дип кычкырды. Мин инде нишләргә дә белмәдем. Ләкин шулвакыт миңа тагын бер фикер килде. Миндә бит су бар! Мин аны алдым да тегенең башына түктем. Су нәкъ аның башына төште дә ут 
бетте. Башы булмаган өрәк агачка бәрелде һәм егылды.

Мин көлә-көлә төштем дә матаен кабыздым. Матай китте, ә теге өрәк чыбыркысы белән сукты һәм матаена сикерде. Аннары каяндыр зажигалка алып башын яндырды һәм  миңа карады. Мин үз-үземә «Сау бул, нсар абый» дидем, ләкин шунда ук әтәч кычкырды, без икебез дә караган идек, ә анда кояш чыга. Өрәк миңа әйтте: “Бүген котыла алдың”.

Шуннан соң ул зират ягына китте дә шунда сикереп югалды. Мин бик озак карап тордым, инде бөтенләй яктырды. Мин сәпиткә караган идем, ә аңа бернәрсә дә булмаган. Мин шатланып өйгә кайтып киттем. Анда әни бүтән атлар ычкынуын әйтте. Мин кояш чыкканын көттем, шуңа күрә озак торуымны аңлаттым. Бүтән инде мин матайга утырган өрәкне күрмәдем. Ләкин җәй көне зират ягыннан матай тавышыннан уянып китәм икән, мин гел аны уйлап йоклый алмыйча ятам...
Ансар Шәрифуллин, Саба районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев