Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Мәскәүгә сәяхәт (фэнтэзи)

Көннәрдән беркөнне кечкенә генә урман эчендә урнашкан авылда яшәүче Алсу исемле кыз Мәскәү шәһәренә апаларына кунакка барырга уйлаган.

Көннәрдән беркөнне кечкенә генә урман эчендә урнашкан авылда яшәүче Алсу исемле кыз Мәскәү шәһәренә апаларына кунакка барырга уйлаган. Ләкин авылдан чыгарга юл булмаган. Бөтен дөньяны ап-ак кар күмеп киткән. Өй түбәләре, агачлар карны күтәрә алмыйча, сыгылып торганнар. Алсу бик кайгырган. Әти-әнисе белән дә киңәшләшеп караган. Ләкин алар да төпле генә киңәш бирә алмаганнар, ничек итеп аны озатып җибәрәсен белмәгәннәр.

 

...Алсу йокларга яткан. Уйлана-уйлана тирән йокыга да талган.   ...Һәм ул төш күргән...

Йокыдан тора, юына, җыена, әнисе белән саубуллаша да ишегалдына чыга. Чыкса, баскыч төбендә үк сыйныфташы Илсур канатлы чанада аны көтеп утыра. Алсу утыра да кар көртләрен туздырып очып та китәләр,  станциягә килеп тә төшәләр. Саубуллашып аерылышалар. 

 

Юлны аркылы чыкканда җәяүлеләр кичүендә көтеп тора.  Светофорда  җәяүлеләр өчен яшел сигнал кабынгач, юлын дәвам итә. Каршысына  ай-кояштай елмаеп күршесе билет күтәреп килә. Үзе шундый матур киенгән! Алсуга билет кирәген каян белгән диген?! Билетны тимер юл транспорт чарасына алган икән. Менә бәхет! Чиратта да торасы булмады! Поездга кереп утыра, юлдашлары белән таныша.  Бер сәгатьтә Мәскәүгә барып та җитә. Поезд да канатлы икән бит!

 

Алсуны Мәскәү каршы ала. Ләкин башта маршрутлы транспорт чарасы белән метроны кичәргә кирәк әле! Бу юлны да бик тиз үтә. Җир астында да, җир өстендә Мәскәү кайный! Баскычның берсе менә, берсе төшә. Шакката инде Алсу. Авылдан чыкканы юк бит! Метродан чыгуга, аны икенче сыйныфташы үзенең җиңел автомобиль  транспорты белән каршы ала. Алсу аптырап бетә. Каян белгәннәр соң сыйныфташлары аның юлга чыгасын?! Үзе  6 нчы сыйныфта укый, үзе автомобиль йөртә, дип уйлый.

 

Төрле транспорт чараларын, хәтта йөк автомобильләрен дә узып, светофор сигналлары кушканны үтәп, Кызыл мәйданга да килеп җитәләр. Мондагы кешенең күплеген күреп, Алсуның башы да әйләнеп куя. Сыйныфташы аңа Кызыл мәйданны, мавзолейны, бик матур үтә күренмәле стеналары булган күперне, Кутузов һәйкәлен, Мәңгелек утны күрсәтә, тарихны сөйли.

 

Нишләптер анда җәй вакыты икән. Алсу тагын аптырый, мин кыш көне киткән идем бит, ди. Ул басып торган урында бик матур агачлар үсә.  Яфраклары әкрен генә аның битенә кагылалар, иркәлиләр...

 

– Кызым, тор инде,  - дигән тавышка йокыдан уянып китте Алсу. Әнисе битен сыйпый икән.

– Нәрсә булды, кызым? Битләрең алсуланган, үзең арыгансың, үзең шатлангансың,  - ди әнисе.

– Мин Мәскәүдә йөрдем, әни, - дип җавап бирә Алсу. Һәм үзенең күргән төшен, андагы дусларын сөйли.

 

Һәм ныклы бер фикергә килә. Кунакка җәй көне барырга! Дөрес транспорт чараларын сайлап, светофор сигналы кагыйдәләрен төгәл үтәсәң, маршрутлы транспорт чараларында да йөрсәң, ышанычлы юлдашлар очрап, дусларың ярдәм итсә, бернинди каршылыксыз  сәяхәттә йөреп кайтырга  мөмкин икән! Хыяллар чынбарлыкка туры килә!

Актаныш районы, Теләкәй мәктәбе, Миргалимова Зәлия, 6нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев