Мәскәүгә сәяхәт
Кунакка җәй көне барырга кирәк! Дөрес транспорт сайлап, юл кагыйдәләрен төгәл үтәсәң, ышанычлы юлдашлар очраса, дусларың ярдәм итсә, бернинди каршылыксыз сәяхәттә йөреп кайтырга мөмкин икән! Хыяллар чынбарлыкка туры килә!
Көннәрдән беркөнне Алсу исемле кыз Мәскәү шәһәренә апаларына кунакка барырга уйлаган. Аларның авылы урман эчендә урнашкан. Авылдан чыга торган юлларны кар күмеп киткән. Өй түбәләре, агачлар карны күтәрә алмыйча, сыгылып торганнар. Алсу бик кайгырган. Әти – әнисе белән дә киңәшләшеп караган. Ләкин алар да төпле генә киңәш бирә алмаганнар, ничек итеп аны озатып җибәрәсен белмәгәннәр.
...Алсу йокларга яткан. Уйлана – уйлана тирән йокыга да талган.
...Һәм ул төш күргән...
Йокыдан тора, юына, җыена, әнисе белән саубуллаша да ишегалдына чыга. Чыкса, баскыч төбендә үк сыйныфташы Илсур канатлы чанада аны көтеп утыра икән. Алсу утыра да кар көртләрен туздырып очып та китәләр, станциягә килеп тә төшәләр. Саубуллашып аерылышалар. Светофорда җәяүлеләр өчен яшел сигнал кабынгач, Алсу юлын дәвам иткән. Каршысына ай – кояштай елмаеп күршесе билет күтәреп килгән. Үзе шундый матур киенгән! Алсуга билет кирәген каян белгән диген?! Билетны тимер юл транспорт чарасына алган икән. Менә бәхет! Чиратта да торасы булмаган! Поездга кереп утыргач, юлдашлары белән танышкан. Бер сәгатьтә Мәскәүгә барып та җиткән. Поезд да канатлы икән бит!
Алсуны Мәскәү каршы алган. Ләкин башта метроны кичәргә кирәк әле! Бу юлны да бик тиз үткән. Җир астында да, җир өстендә Мәскәү кайный! Баскычның берсе менә, берсе төшә. Шакката инде Алсу. Авылдан чыкканы юк бит! Метродан чыгуга, аны икенче сыйныфташы үзенең җиңел автомобиле белән каршы ала. Алсу аптырап бетә. Каян белгәннәр соң сыйныфташлары аның юлга чыгасын?! Үзе 6 нчы сыйныфта укый, үзе автомобиль йөртә, дип уйлый.
Төрле транспорт чараларын, хәтта йөк автомобильләрен дә узып, светофор сигналлары кушканны үтәп, Кызыл мәйданга да килеп җитәләр. Мондагы кешенең күплеген күреп, Алсуның башы да әйләнеп куя. Сыйныфташы аңа Кызыл мәйданны, мавзолейны, бик матур үтә күренмәле стеналары булган күперне, Кутузов һәйкәлен, Мәңгелек утны күрсәткән, тарихны сөйләгән. Нишләптер анда җәй вакыты икән. Алсу тагын аптыраган, мин кыш көне киткән идем бит, ди. Ул басып торган урында бик матур агачлар үскәннәр.
Яфраклары әкрен генә аның битенә кагылганнар, иркәләгәннәр...
– Кызым, тор инде, – дигән тавышка Алсу йокыдан уянып киткән. Әнисе
битен сыйпый икән.
– Нәрсә булды, кызым? Битләрең алсуланган, үзең арыгансың, үзең
шатлангансың, – дигән әнисе.
– Мин Мәскәүдә йөрдем, әни, – дип җавап биргән Алсу. Һәм үзенең
күргән төшен, андагы дусларын сөйләгән.
Һәм ныклы бер фикергә килгән ул. Кунакка җәй көне барырга кирәк! Дөрес транспорт сайлап, юл кагыйдәләрен төгәл үтәсәң, ышанычлы юлдашлар очраса, дусларың ярдәм итсә, бернинди каршылыксыз сәяхәттә йөреп кайтырга мөмкин икән! Хыяллар чынбарлыкка туры килә!
Зәлия Миргалимова, Актаныш районы, Теләкәй мәктәбе, 6нчы сыйныф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев