Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Мәрхәмәтлелек һәркемнең күңелендә

Мөслим гимназиясенең 2в сыйныфы укучыларының мәрхәмәтлелек турында фикерләре.

Мәрхәмәтлелек һәркемнең күңелендә
Нәрсә соң ул мәрхәмәтлелек? Бу сүзне һәркем үзенчә аңлый. Минемчә, 
мәрхәмәтлелек – ул яхшы гамәлләр эшләү. Мәсәлән, өлкәннәргә булышу, 
дустыңа ярдәм итү. Мәрхәмәтлелек һәркемнең күңелендә булырга тиеш.
Муллагалиев Илдан


“Хәерле иртә!”
Беркөнне иртән мәктәпкә барганда миңа таныш булмаган малай 
“Хәерле иртә!” – диде. Мин дә аңа шулай җавап бирдем. Шул көннән без 
аның белән дуслаштык. 
Моратов Гомәр


Яхшылык эшли бел
Безнең дөньябызны һәр эшләгән яхшылыгыбыз бизи.  Шуңа күрә дә 
башкалар өчен кайгыра белү, аларга ярдәмгә ашыгу – бик яхшы сыйфат. 
Галимарданов Роберт


Битараф булмыйк
Безнең арада яшәгән һәркемнең күңелендә әз генә булса да яхшылык 
була. Әйе, дөрес, бик әдәпле, акыллы кешеләр дә күп. Ләкин арада “Мин – 
яхшы” – дип, начарлык кылучылар да бар.Андыйларга төзәлү беркайчан да 
соң түгел. Беркайчан да битараф булмаска кирәк.
Нассер Фирас


Кешене үпкәләтмә
Кешенең эшләгән яхшылыгына беркайчан да начарлык белән җавап 
бирергә ярамый. Чөнки кешене үпкәләтү – бик начар гадәт. Мин кешеләрнең 
яхшы булуын телим. Үзем дә яхшы булырга бик тырышам. Ләкин күп вакыт 
барып чыкмый. 
Чернов Артем


Яхшылык кайта
Кеше әдәпле булса, башкаларга ярдәмгә ашыга. Әдәплелек ул – өйдә 
дә, урамда да, урманда да булырга тиеш. Эшләгән яхшылык иртәме-соңмы 
барыбер үзеңә кире кайта.
Бәдретдинов Самир


Эшләгән яхшылыгың өчен беркайчан да түләү сорама. Чөнки 
яхшылыкның бәясе дә, хакы да юк. Ул бушка эшләнә торган гамәл. 
Һәркемнең эшен бәяли белергә кирәк. Урамда җыештыручы безнең 
чисталыкны саклый. Шуңа күрә, чүп ташларга ярамый, җирдә яткан чүпне 
чүп савытына салырга кирәк. Әйдәгез, яхшы кешеләр булыйк.
Сираева Ралина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев