Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Максатым — журналист булу

Мин озак вакыт булачак һөнәрем турында уйландым. Ләкин бер мизгелдә мин журналист булырга теләвемне аңладым.

Мин - Гимазетдинова Әминә Әнвәр кызы, Чаллы шәһәре 40нчы урта мәктәбенең 11нче "Б" сыйныф укучысы, миңа 17 яшь.

Рус мәктәбендә укуыма карамастан, туган телемне тирәнрәк белергә, аңларга тырышам. Буш вакытымда хикәяләр, мәкаләләр, шигырьләр язарга, шулай ук кызыклы шәхесләр белән аралашырга яратам.

Минем максатым — журналист булу. Мин озак вакыт булачак һөнәрем турында уйландым. Ләкин бер мизгелдә мин журналист булырга теләвемне аңладым. Минемчә, бу бик кызыклы һөнәр. Журналист тормышның күп өлкәләрен өйрәнә, көн саен яңалык белән таныша, укучыларга төрле вакыйгалар турында сөйли, аның тормышы кызыклы тәэсирләр һәм танышулар белән тулы. Шулай ук, минемчә, журналист даими үсештә булырга һәм һәрвакыт яңалыклар белән кызыксынырга, гадел булырга тиеш.

Хыялымны тормышка ашыру өчен мин мәктәптә җәмгыять белеме һәм әдәбият буенча имтихан тапшырачакмын. Бу фәннәр миңа бик ошый, мин гуманитар фәннәрне яратам һәм аларны яхшы аңлыйм. Мин үзем теләгән һөнәр иясенә ия булачагыма ышанам. 

Гимазетдинова Әминә, 11 нче А сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев